12 май 2015 яңалыклары
-
Татарстанга кытайлылар килә
Кытай химия, нефть һәм газ өлкәсендә Татарстан белән араларны ныгытмакчы була. Августта республиканың Менделеевск районында кытайлылар төзегән метанол һәм ашлама әзерли торган «Аммоний» заводы ачылачак. Безнеҗ гәҗит
-
«КамАЗ»лар узган елга караганда 49 процентка әзрәк сатылган
2015нче елның дүрт аенда узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, «КамАЗ» 14-40 тонна авырлыктагы йөк машиналарын 49 процентка кимрәк саткан. Белгечләр фикеренчә, моңа Русия Кырымны аннексияләгәнгә һәм Украина көнчыгышындагы кораллы низагта катнашканга, Көнбатышның Русиягә карата кертелгән чикләүләре, икътисад начарлану, нефтьнең һәм рубльнең бәясе төшү сәбәпче. Безнең гәҗит
-
Байлар Сабасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау - техника парады [видео]
-
Җир участогының кадастр бәясе
Билгеле булганча, агымдагы елның беренче гыйнварыннан җир өчен салым җир участогының кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә башланды. "Россельхознадзор"ның Татарстан буенча идарәсе белгече Рафис Низамиев белән шул хакта сөйләштек. - Гражданнар, авыл хуҗалыгы оешмалары, җир участоклары хуҗалары үз җирләренең кадастр бәясен ничек белә ала? - Бүгенге көндә бу бик гади һәм матди...
-
Байлар Сабасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау - 7 бүлек [фоторепортаж]
-
Чупакабралар кире кайта
Хәтерегездә булса, былтыр ниндидер бер җәнлек, ихаталарга кереп, сиздермичә генә каз-үрдәкләр, куяннарны буып, күпме хуҗаларның тынычлыгын алган иде. Көннәр җылыну белән Сарман районы Яхшыбай авылында да шуңа охшашлы «ау сезоны» башланган. Дистәләрчә тавык-үрдәкләр билгесез җәнлекнең корбаны булырга өлгергән инде. Җәнлек төнлә генә «эш итә», тавышсыз-тынсыз йөри икән. Җинаять урынында кан...
-
“Кайнар элемтә”: призывниклар хокукы яклана
Агымдагы елның 13 маенда хәрби хезмәткә чакырылучы яшьләрнең хокукларын яклау һәм аларга хокукый ярдәм күрсәтү максатында халык өчен "Кайнар элемтә" телефон линиясе ( 8(843) 236-40-17, 8 (843) 236-89-15, 8(843) 236-40-62) ачылачак. Бәхәсле вәзгыятьләргә ачыклык кертүдә, җентекле мәгълүмат бирүдә гражданнарга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил, хәрби комиссариат вәкилләре ярдәмгә киләчәк.
-
Шәмәрдәндә юл-транспорт һәлакәте [+фото]
10 май көнне, сәгать 21:03 минутта Шәмәрдәндә юл-транспорт һәлакәте була - машина йөртүче кеше бәрдерә. Һәлакәт сәбәпләре ачыклана.
-
Татарстан укучылары татар теле буенча Бердәм республика тесты тапшыра
Бүген Татарстан мәктәпләренең 9нчы сыйныф укучылары татар теле буенча Бердәм республика тесты тапшыра. Тест үткәрүнең 133 пункты урта гомуми белем бирү йортлары базасында эшли. Татар теле буенча республика тестының контроль бәяләү материаллары татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнгән 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен әзерләнгән. Тестны башкаруга 2,5 сәгать...
-
Мөслимдә, әҗәткә аракы сатмаганы өчен, кибетче үтерелгән
9 май бәйрәме гадәттән тыш хәлләрсез узды, дип сөенергә дә өлгермәдек, Мөслим районының Баланлы авыл җирлегеннән куркыныч хәбәр килеп иреште: бәйрәм көнне кичке 6 белән 7ләр арасында Баланлы авылының бер кибетендә җинаять кылынган. Тумышы белән Владивосток ягыннан булган бер ир-ат, сатучы аңарга әҗәткә аракы сатмаганы өчен, кибеттәге пычак белән аны...
-
Казанда барган вакытында пассажир автобусы яна башлаган [+фото]
Казанда 72 нче маршрут буенча Юдинодан Казанга бара торган пассажир автобусына ут капкан. Һәлакәт Аккош күленнән ерак түгел турыда булган. "Автобус яну турындагы хәбәр 8.26 сәгатьтә булды. Һәлакәт урынына Аккош күле янындагы 4 нче номерлы янгын часте хезмәткәрләре барды", - дип белдерделәр "Татар-информ" МА на Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының...
-
«Сабантуй» стендлы ату комплексында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ярыш үткәрелде [+фото]
Байлар Сабасының Бөрә урманында урнашкан «Сабантуй» стендлы ату комплексында 2-3 май көннәрендә компакт-спортинг буенча Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ярыш үткәрелде.
-
“Саба” җәмгыятенең Сатыш филиалында терлекчелек буенча семинар-киңәшмә
4 майда "Саба" җәмгыятенең Сатыш филиалы базасында хуҗалык җитәкчеләре, зоотехниклар, ферма мөдирләре катнашында терлекчелек буенча семинар-киңәшмә булды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин узган апрель аенда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, ит-сөт җитештерүдә үсешне арттырган хуҗалыкларны билгеләп узды, хезмәт җитештерүчәнлеген киметкән хуҗалыкларны да тәнкыйтьләде. Семинарда катнашучылар Сатыш бригадасында...
-
Чемпионатка Казан тагын да матурланачак
Казанда узачак Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатына әзерлек эшләре дәвам итә. Чарага чит илләрдән бик күп кунаклар килүен истә тотып, башкалабызны тагын да яңарту, матурлату, чистарту өлкәсендә дә эш алып баралар.
-
Җил дә комачау итмәде
Кояшлы, әмма җилле 6 май иртәсендә Сабаның үзәк урамына - Мәңгелек ут каршына велосипед "иярләгән" ир-егетләр, кызлар җыелды.