Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда барган вакытында пассажир автобусы яна башлаган [+фото]

Казанда 72 нче маршрут буенча Юдинодан Казанга бара торган пассажир автобусына ут капкан. Һәлакәт Аккош күленнән ерак түгел турыда булган. "Автобус яну турындагы хәбәр 8.26 сәгатьтә булды. Һәлакәт урынына Аккош күле янындагы 4 нче номерлы янгын часте хезмәткәрләре барды", - дип белдерделәр "Татар-информ" МА на Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының...

Казанда 72 нче маршрут буенча Юдинодан Казанга бара торган пассажир автобусына ут капкан. Һәлакәт Аккош күленнән ерак түгел турыда булган.

"Автобус яну турындагы хәбәр 8.26 сәгатьтә булды. Һәлакәт урынына Аккош күле янындагы 4 нче номерлы янгын часте хезмәткәрләре барды", - дип белдерделәр "Татар-информ" МА на Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.



Автобусның двигатель янындагы механизмнары төзексезлеге нәтиҗәсендә яна башлавы ачыкланган. Гадәттән тыш ведомствода автобуста 15 пассажир булуы, аларның транспорт чарасыннан үзләре чыгуы турында белдерделәр.

Зыян күрүчеләр юк.

«Татар-информ», Юлия Ревина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев