12 август 2020 яңалыклары
-
«Мәктәпкә җыенырга булыш»
Республикабызда әти-әниләргә ярдәм итү максатыннан үткәрелүче “Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясе иң игелекле гамәлләрнең берсенә әверелде һәм елдан-ел киңрәк колач ала бара. Чыннан да, янәшәбездә ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр шактый, аларны кайгыртуны да хөкүмәтебез мөмкин кадәр үз канаты астына алырга тырыша. Әле дөньяны яңа таный-белә башлаган сабыйларның берсенең дә мохтаҗлыкны тоймыйча, яшьтәшләре арасында кимсенмичә үсүләрен кайсыбыз гына теләми икән.
-
«Джуманджи» исеме астында квест-уен
11 август көнне Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсендә «Джуманджи» исеме астында квест-уены үткәрелде. Уен яшьләрнең иҗади сәләтләрен үстерү, фикерләүне, игътибарны активлаштыру, серлелек, бердәмлек хисен булдыру максатыннан оештырылды. Уен вакытында "Сәләтле балалар мәктәбе" укучылары уңай эмоцияләр тупладылар һәм актив рәвештә “Джуманджи” уены дөньясына чумдылар , чөнки яхшы уеннан да мавыктыргычрак нәрсә булырга мөмкин?
-
“Әллүки” балалар бакчасында “Чәчәк атнасы”
Җәй-балаларның үсеше өчен менә дигән вакыт. Тирә-юньдә шулкадәр мөмкинлекләр: су, үлән, чәчәкләр. Табигатьтә экологик яктан грамоталы, үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру һәм чәчәкләр дөньясының күптөрлелеге турында күзаллауларны ныгыту максатыннан, Саба 2 нче «Әллүки» балалар бакчасында «Чәчәк атнасы» узды.
-
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
Уважаемые граждане! По информации ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступило: Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 08 час. до 18 час. 13 августа 2020 г.
-
Рөстәм Миңнеханов: Мәктәпләр 1 сентябрьдән гадәти форматта эшли башлаячак дип өметләнәм
Республикада укучыларны дистанцион укытуга җибәрмәс өчен барлык мөмкинлекләр дә бар иде, дип саный Татарстан Республикасы Президенты.
-
Районыбызда дин торышы
Узган гасырның 20 еллар азагы - 30 еллар башы Сталин директивасы нигезендә мәчетләр, мәдрәсәләр гамәлдән чыгарылып, дин әһелләре репрессияләнә башладылар. Күп мәчетләрнең манаралары киселеп, биналары төрле максатларда файдаланды (мәктәп, китапханә, склад һәм башкалар). Ә кайберләре сүтелеп, утынга, кирпеч-таш мәчетләрдән чыккан материаллар башка корылмалар төзүгә тотылдылар.
-
Россиядә күп балалы әти-әниләргә отпуск вакытын арттырырга җыеналар
Өстәмә ял көннәрен күп балалы ата-аналар балалар белән үткәрә яки шәхси ялга тота ала.
-
Җәйге очрашу
2020 елның 11 августында "Ямьле Саба" яр буенда Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге баян классы укучылары һәм укытучыларының җәйге очрашуы булып узды. Чарада катнашучылар музыкаль номерлар белән чыгыш ясадылар: баянда, курайда, тальянда уйнадылар. Уеннар һәм конкурслар актив үтте.
-
Кабул итү датасы үзгәрде
Газетабызда агымдагы елның 5 августында Сабада гражданнарны Татарстан Республикасында баш федераль инспектор Виктор Демидовның кабул итәчәге турында белдерү бирелгән иде. Объектив сәбәпләр аркасында кабул итүнең датасы үзгәрде. Виктор Демидов гражданнарны һәм юридик затларны 2020 елның 23 сентябрендә кабул итәчәк. Алдан язылу өчен дүшәмбе-җомга көннәрендә 9дан 16 сәгатьтә кадәр 8(843) 221-80-36 телефонына шалтыратырга кирәк.
-
Спорт тарихы...
Район оешкан чорда физкультура-спорт эше гомуми белем бирү мәктәпләрендә һәм оешмаларында алып барыла. Ул нигездә ГТО нормативларын әзерләүдә һәм тапшыруда (1931 елгы “СССРның хезмәт һәм оборонасына әзер”), шулай ук массакүләм укыту һәм «Ворошилов укчысы» билгесенә ату нормаларын тапшыруда чагыла. Бөек Ватан сугышы елларында исә халык башлангыч хәрби әзерлек чаралары белән мәшгуль була. 1950-1960 елларда Сабаның мәктәп урамында футбол кыры белән стадион булдырыла (“Шатлык” балалар бакчасы янәшәсендә).
-
Россиядә турлар буенча кэшбэк программасы 21 августта эшли башлый
Программада 700дән артык туроператор һәм өч меңнән артык кунакханә катнаша, Татарстанның 26 туроператоры 170 тур һәм 29 отель тәкъдим иткән.
-
Сабада - ТАССРның 100 еллыгы әләме
ТАССРның 100 еллыгы татар халкының тарихында мөһим даталарның берсе. Әлеге чараны бәйрәм итү кысаларында республика районнарында ТАССР төзелүнең 100 еллыгы әләме эстафетасын кабул итү тантаналары дәвам итә. Узган шимбәдә тарихи символны безнең район кабул итте. ТАССР төзелүнең 100 еллыгы әләме ул көнне районда уздырылган күп кенә бәйрәм чараларында җилфердәде.
-
Путинның кызы Covid-19 инфекциясеннән дөньядагы беренче вакцинаны ясаткан
Россия Президенты препаратны булдырган галимнәргә рәхмәт белдерде.
-
«Демография» илкүләм проекты буенча Татарстанда боз сарае һәм спортзал сафка басачак
Республиканың тугыз районында ГТО комплексын тапшыру мәйданчыклары пәйда булачак.
-
Бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакындагы оклад өлеше 70 процентка артырга мөмкин
«Бердәм Россия» партиясе бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итә.