12 август 2020 яңалыклары
-
Өйләнешүчеләр кимеде, туучылар артты
ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быелның алты аенда районыбызда 130 бәби дөньяга килгән. Бу узган елның шул чоры күрсәткече белән чагыштырганда 8гә күбрәк. Туучыларның 70е кыз, 60ы малай. Соңгы атналарда әти-әниләр нәниләренә Талия, Әминә, Диләрә исемнәрен күбрәк кушканнар. Шул ук вакытта яртыеллыкта районда никахларын законлы рәсмиләштерүчеләр кимеде.
-
Татар яшьләре өчен яңа радио эшли башлады
Радио әлегә тест рәвешендә интернетта үз эшен башлап җибәргән.
-
Татарстанда һәр өченче кеше коронавирус белән авырган
Республиканың өч меңгә якын кешесе күмәк иммунитетны билгеләү буенча сынау проекты кысаларында антитәнчеккә кан биргән, 31,3 процентында антитәнчекләр ачыклаган.
-
Улы әтисен узармы?
“Нырты”да урып-җыюда әтиле-уллы Илһам һәм Ильяс Миңнегуловлар үзара ярышып эшли. Тукай әйтмешли, җиле дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуганга, ә, иң мөһиме, агрочаралар үтәлгәнгә, быел игеннәрдән уңыш мул көтелә.
-
"Сәламәт булыйк!" проекты татарстанлыларга сәламәт яшәү рәвеше һәм хезмәт режимы турында сөйләячәк
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы проекты бүген старт алды, ул республика халкында сәламәт гадәтләр һәм үз сәламәтлегенә аңлы мөнәсәбәт формалаштырырга тиеш.
-
Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны кырык тугызга җитте
Республикада узган тәүлектә Covid-19 инфекциясеннән зарарлану очракларының 28 яңа очрагы ачыкланган.
-
Сабада яңа спорт мәйданчыгы ачылды
Кичә Сабаның "Бәләкәч" балалар бакчасы янында волейбол-баскетбол спорт мәйданчыгы ачылды. Аны ачуда ТР спорт министры урынбасары Алмаз Миңгулов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты. Мәйданчыкка кызыл тасма киселгәч, Саба спортчылары баскетбол уенында көч сынаштылар. Янәшәдә район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен күңелле уеннар оештырдылар. Тулырак газетабыздан укый алырсыз.