12 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Шәхси тракторларны тикшерәләр
7 сентябрьдән 25сенә кадәр район дәүләт техник күзәтчелек бүлеге юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә "Частник" профилактик операциясе үткәрәчәк. Аның максаты - шәхси тракторлардан, үзйөрешле авыл хуҗалыгы, юл-төзелеш һәм башка төр машиналардан, аларның тагылмаларыннан файдаланганда, юл хәрәкәте иминлеген, техника куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау. Чаралар барышында төп...
-
Хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп
Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Әнвәр Нургата улы Гафиятуллин, Рафаэль Гали улы Мөхәммәдиев Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Мәгариф системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен Олы Кибәче урта мәктәбенең директоры Рәлиф Ринат улы Мөхәммәтҗанов, Мичән урта мәктәбе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары...
-
Корбанга чалынган сарык ите ярамый
Корбан бәйрәме якынлашканда корбанга чалынган сарык итен приютларга, балалар йортлары-интернатларына тапшыручылар күбәя. Шулай да бу изге гамәлнең санитария нормалары һәм кагыйдәләренә туры килеп бетмәгән ягы бар. Шул уңайдан кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә балаларның туклануында бәрән...
-
Физик затлар 2014 ел өчен салымнарны 1 октябрьгә кадәр түләргә тиешләр
Быел физик затлар 2014 ел өчен салымнарны 1 октябрьгә кадәр түләп бетерергә тиешләр. Салымнарны "Госуслуги" порталы, "Электрон Татарстан" информаты, терминаллар аша, барлык банклар бүлекчәләрендә, почта аша түләргә була. Бу очракта комиссия алынмый. Салым түләүченең шәхси кабинеты да өйдән чыкмыйча бурычлардан котылу мөмкинлеге бирә. Аны Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча...
-
“Экстремизмга – юк!” айлыгы дәвам итә
Районда 1 сентябрьдән башланган "Экстремизмга - юк!" айлыгы бара. Ул районда милләтара һәм конфессияара килешүләрне ныгыту, терроризмны һәм экстремизмны кисәтү, һәм шулай ук экстремистик иделогия чагылышларына түзеп тормаучылык атмосферасы тудыруга юнәлдерелгән җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатларында уза. Айлыкның планы Саба муниципаль районы башлыгы карары белән расланган. Аның кысаларында гомуми белем бирү...
-
Сабабаш авылында яшәүче Минзифа Гайфуллинага 90 яшь тулды [+фоторепортаж]
6 сентябрьдә Сабабаш авылында яшәүче Минзифа Гайфуллинага 90 яшь тулды. Ул Кызыл Мишә авылында тугызынчы бала булып туып-үсеп, 4 класс белем ала.
-
Саба районы кыр эшләре көндәлеге
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 7 сентябрьгә район хуҗалыкларында 21496 гектардан (план - 22496 га.) барлыгы 447202 центнер ашлык суктырып алынган. Хәзергә иң югары уңыш (27,5 центнер) "Мөхәммәтшин" хуҗалыгында алына. Шулай ук хуҗалыкларда бәрәңге алу эше дә башланып китте. Киләсе ел уңышы өчен җир эшкәртүдә 39 агрегат...
-
Теләче районында "Көз нигъмәтләре" [+фото]
Теләче районында "Көз нигъмәтләре" күргәзмә-бәйгесе уздырганнар. Әлеге күркәм чара 5 сентябрьдә, Парк һәм скверлар көне, кысаларында үткәрелгән. Берничә көн узгач, мәдәният хезмәткәрләре киңәшмәсендә әлеге бәйгедә җиңүче булган Алан, Айдар, Югары Кибәхуҗа мәдәният йорты хезмәткәрләре махсус бүләккә дә лаек булган. Фото-чыганак: tulachi.ru http://intertat.ru/tt/Интертат.ру
-
Ял көннәрендә Татарстанда явым-төшемнәр көтелми
12 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемнәрсез. Җил төньяктан, талгын.