Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Экстремизмга – юк!” айлыгы дәвам итә

Районда 1 сентябрьдән башланган "Экстремизмга - юк!" айлыгы бара. Ул районда милләтара һәм конфессияара килешүләрне ныгыту, терроризмны һәм экстремизмны кисәтү, һәм шулай ук экстремистик иделогия чагылышларына түзеп тормаучылык атмосферасы тудыруга юнәлдерелгән җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатларында уза. Айлыкның планы Саба муниципаль районы башлыгы карары белән расланган. Аның кысаларында гомуми белем бирү...

Районда 1 сентябрьдән башланган "Экстремизмга - юк!" айлыгы бара. Ул районда милләтара һәм конфессияара килешүләрне ныгыту, терроризмны һәм экстремизмны кисәтү, һәм шулай ук экстремистик иделогия чагылышларына түзеп тормаучылык атмосферасы тудыруга юнәлдерелгән җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатларында уза. Айлыкның планы Саба муниципаль районы башлыгы карары белән расланган. Аның кысаларында гомуми белем бирү учреждениеләрендә экстремизмга каршы дәресләр, сыйныф сәгатьләре, рәсем, плакатлар, эссе һәм инша конкурслары, "Яшьлек" мәдәни-спорт үзәгендә, мәдәният учакларында, китапханәләрдә түгәрәк өстәлләр, спорт ярышлары, Бесланда һәлак булган балаларны искә алу чарасы, флеш-моб, патриотик әңгәмәләр, лекцияләр һәм башка чаралар үткәреләчәк.

Экстремизмны кисәтү район территориясендә даими башкарыла, әмма айлык барышында ул көчәйтелгән рухта булачак.Айлык 30 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев