13 июнь 2012 яңалыклары
-
СКУТЕРЫ ДА ХӘТӘР, ВЕЛОСИПЕД ТА
Республикада, районда 2012 елның 18 маеннан башланган "Игътибар - балалар!" Бөтенроссия акциясенең I этабы бара.
-
АСФАЛЬТ ЧӘЧӘККӘ ТӨРЕНДЕ
2 июнь көнне - халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Үзәк мәйданда район балалар китапханәсе һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре "Чәчәк атсын минем туган ягым"- "Цвети мой край родной" - төрле бәйгеләр һәм спортлы мавыктыргыч уеннардан торган балачак бәйрәме үткәрделәр.
-
КАЗ-ҮРДӘКЛЕ МУЛ ТАБЫН
Яз-җәй җитүгә, һәркем хуҗалыгында каз-үрдәк, тавык-чебеш үстерергә тырыша. Бу инде гаилә бюджетына өстәмә керем, мул табын билгесе генә түгел, үзенә күрә бер ямь дә!
-
АВЫЛЫБЫЗ КӨННӘН КӨН ЯМЬЛӘНӘ
Үзебез Казанда яшәсәк тә, Эзмә авылы җирлегенә кергән Пүкәлгә еш кайтып йөрибез. Балалар саны аз булу сәбәпле мәктәпнең ябылуын исәпкә алмаганда, яшәү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Ике кибет эшли, клубы да күңелгә ятышлы итеп җиһазландырылган. Клуб белән бер түбә астында китапханәгә газета-журналлар күп килә, китаплар да җитәрлек. Пүкәл авылында күренекле даталар...
-
МУЛЛАНУР САФИН ШИГЫРЬЛӘРЕ
Нурсаф (Мулланур Сафин) исеме шигырь сөючеләргә яхшы таныш. Аның район матбугатында шигырьләре, хәбәрләре басыла башлаганга ярты гасырдан артык. Заманында аңа шигърияткә хәер-фатихасын "Мишә дулкыннары" әдәби берләшмәсе утырышына килгән Хәсән Туфан бирә. "Нурсаф" псевдонимын да татар шигърияте аксакалы тәкъдим итә. Нурсаф шул еллардан бирле иҗатка тугры калып, туган ягына мәхәббәт белән...
-
«ТАТАРСТАН» ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ – ШЫҢАР ҖИРЛЕГЕНДӘ
Татарстан Президенты Р.Миңнеханов Указы белән игълан ителгән тарихи-мәдәни мирас елында республика территориясендә яшәүче халыкларның тарихи, рухи традицияләрен, мәдәниятен саклау, үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә башлады.
-
ТӘҖЕЛ МӘСЬӘЛӘЛӘР
Хөкүмәт Йортының утырышлар залында Татарстан Президенты Р.Миңнеханов видео-конференция режимлы республика киңәшмәсе үткәрде.
-
ИМТИХАННАР БАШЛАНДЫ
28 май көнне Шәмәрдән лицее базасында районның 20 урта мәктәбеннән 108 укучы информатика, биология һәм тарих фәннәреннән Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырдылар. Имтиханнар 16 июньгә кадәр дәвам итә.
-
БАЛАЧАКНЫҢ ГҮЗӘЛ МИЗГЕЛЛӘРЕ
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Шушы уңайдан Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе кабул иткән карар нигезендә чаралар планы расланды. Бүген стадионда инвалид балалар өчен кече сабантуй үткәрелә. 1 июньдә балалар арасында асфальтка рәсем ясау бәйгесе һәм Балалар иҗат үзәгендә "Балачакның гүзәл мизгелләре" дигән иҗат отчет концерты булачак....
-
ЧИК САКЧЫЛАРЫ КӨНЕНӘ ТУРНИР
Якшәмбе көнне Лесхоз Боз сараенда Чик сакчылары көненә багышланган хоккей турниры үткәрелде. Барысы биш команда катнашкан ярышта җиңүне "Саба-2" хоккейчылары яулады. Алар финалда аграр көллият командасын 3:2 исәбенә җиңүгә ирештеләр. Өченче урынны "Вымпел" командасы алды.
-
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ
1 июнь көнне монополиягә каршы федераль хезмәтнең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Березин Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасында (кече залда) гражданнарны кабул итәчәк, шәхси эшмәкәрләр белән очрашу үткәрәчәк. Кабул итү барышында юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә монополиягә каршы хезмәт вәкаләтләренә кагылышлы мәсьәләләргә консультацияләр биреләчәк. Кабул итү 12 сәгатьтә башлана.
-
УКУЧЫЛАРНЫ ЯЛ ҺӘМ ЭШ КӨТӘ
Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетының 119 санлы Карары (14 февраль, 2012 ел) нигезендә "2012 елда балалар һәм яшьләр ялын һәм аларны савыктыруны, эш белән тәэмин итүне оештыру турында" карар кабул итте.
-
САБАНТУЕ – КЫЗЫК БӘЙРӘМ
Сабан туе кызык бәйрәм, Аны һәркем ярата. Кем көрәшә, кем йөгерә, Кемнәрдер чүлмәк вата. Ике малай капчык тотып, Бepceн-берсе бәргәли. Кемнәрдер әтәч артыннан Колга буйлап үрмәли. Чиләк-көянтәләр асып, Яшь киленнәр су ташый. Бөтенесен карап торсаң, Уйныйсы килә башлый. Олысы да, кечесе дә, Һәркем сыный үз көчен. Менә мин дә шигырь...
-
САБАНТУЙЛЫ САБАБЫЗГА
Сабадагы тупылларның Ефәксыман өсләре. Әле яшел, әле көмеш, Көлеп тора төсләре. Җилдә тибрәлгән тупыллар Куллар болгыйлар сыман. Сабантуй батырларына Сәлам юллыйлар сыман. Сабантуйлы Сабабызга Сокланалар, күрәсең. Туган ягымның яменә Күзләр тия күрмәсен. Нурсаф.
-
СЫЕРЛАР ӨЧЕН – СУБСИДИЯ
Татарстан Республикасы Хөкүмәте май-август айларында сыер хуҗаларына ай саен субсидия бирәчәк.