13 июнь 2012 яңалыклары
-
ГРАЖДАНЛЫК ПАТРУЛЕ
Июнь аеннан Татарстанда "Гражданлык патруле" дигән киң колачлы акция башланып китте.
-
РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗ МЕДАЛЬ АЛДЫ
Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов 2010 елда үткәрелгән Бөтенроссия халык санын алу эшенә лаеклы өлеш керткән гражданнарга «За заслуги в проведении Всероссийской переписи населения» медален тапшырды. Әлеге медаль безнең районнан 43 кешегә бирелде.
-
Биш куллап кабул иттеләр
Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан Саба районы суды коллективы Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты-интернатына хәйрия ярдәме күрсәтте.
-
ТЕРЛЕК АЗЫГЫ ПЛЕНКАГА ТӨРЕЛӘ
"Курсабаш" җәмгыятендә елның-елында сенажны пленкага төреп әзерлиләр. "Ашатырга да уңайлы, әрәм-шәрәм ителми, сыйфаты бозылмый. Күпьеллыкларның 120 гектарыннан алынган массадан 250 тонна пленкага төрелде инде",- дип санап күрсәтте җәмгыять җитәкчесе Тәлгат Хуҗин. Биредә барлык техника терлек азыгының шушы төрен әзерләүгә тупланган. Люцерна белән тимофеевка кушылган күпьеллык үләнне Ирек Җиһаншин, Гарифҗан Гатауллин,...
-
СЫЙФАТЛЫ БУЛСЫНГА
Хәзер авыл хужалыгында төп игътибар - сыйфатлы терлек азыгы әзерләүгә юнәлдерелде. 30 май көнне "Алтын Саба-М" җәмгыятендә костер үләне чабарга чыктылар.
-
БӨРӘ БУЕНДА – САБАНТУЕНДА
Сабантуй - гасырлар буена нинди генә зилзиләләр купмасын, бик зур, бик тансык, бик шатлыклы, күңелләрне рәхәтләндерә торган милли туй булып, бу көнгә кадәр үзенең әһәмиятен югалтмаган мәдәни байлык, горурланырлык һәм милли-мәдәни күренеш, бәйге бәйрәме буларак сакланып, һәр ел саен кабатланып килә.