13 июнь 2019 яңалыклары
-
Аллага шөкер дип, яшәргә дә яшәргә!
Авылыбыз Өч-Нарат Мишә елгасы буена урнашкан. Өйләр дә төзек, халкыбыз да бердәм. Менә ике ел инде мәчетебез эшли. Шәкертебез Нәфис бик булган егет. Матур итеп азан әйтә, мәчеттә сабыйларга дин сабаклары бирә. Нәфиснең әнисе Эльмира абыстай әбиләрне гарәп хәрефләрен танырга, намаз укырга өйрәтте. Ике кыш мәчеткә йөреп, укырга өйрәндек. Мәчетне төзергә башлап йөрүче дә Эльмира булды. Җәй көне безне Болгарга, Биләргә алып бардылар. Чишмә суын алып кайтып, Корбан ашы уздырдылар. Олы рәхмәтебез аларга.
-
Синоптиклар татарстанлыларны көчле җил хакында кисәтә
Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.
-
Казан укучысы БДИга телефонын гипска яшереп алып керә
«11 сыйныф укучысының имтихан вакытында гипслы кулында яшерелгән телефоны шалтырый,» — дип хәбәр итә Татарстанның мәгариф министрлыгы.
-
Театр – җан азыгы
Әлфия Якуб кызы Хәсәнова 1952 елның 5 июнендә Чәбки-Саба авылында туа. Урта белем алганнан соң, Казан мәдәният һәм сәнгать университетының режиссерлар әзерләү бүлегенә укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлап, туган ягына әйләнеп кайта һәм Саба яшь тамашачылар театрына нигез сала. 1979 елда Әлфия Хәсәнова Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына артистка итеп эшкә чакырыла. Ул биредә беренче рольләре аша ук ( Мөслимә – Т. Миңнуллин “Кырларым-тугайларым”, Зилә – Р.Хәмид “Кайтыр идем”, Зөбәрҗәт, Сәлви – Н. Исәнбәт “Хуҗа Насретдин” һ.б.) үзен чын-чынлап таныта, тамашачылар мәхәббәтен казана. Миңа танылган якташым белән әңгәмә кору бәхете елмайды.
-
Казан Сабан туе көне һәм урыннары (мәйданнары)
23-нче июнь көнне Казанда татар халык бәйрәме Сабантуй узачак. Бәйрәм чаралары шәһәрнең дүрт мәйданчыгында оештырыла, Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта төп бәйрәм чарасы үтә. Шәһәрлеләрне һәм кунакларны халык күңел ачулары, мәзәкләр, иҗади мастер-класслар, кул эшләре ярминкәсе һәм спорт ярышлары белән бай программа көтә.
-
Республика мөселман балалар Сабан туенда абсолют батырга скутер тапшырылачак
Моннан тыш, көрәштә I, II, III урынга лаек булучыларга акчалата премия биреләчәк.
-
Төнлә Татарстанда температура -1 градуска кадәр төшә
Республикада урыны белән кырау төшәчәк.
-
Төркиядә 70 килограммлы Коръән тәкъдим ителде
Изге китап ике ел дәвамында эшләнгән.
-
Россия көнендә футбол матчы үткәрелде
12 июнь Россия Федерациясендә Россия көне билгеләп үтелә. Бу вакыйга безнең илдә 1992 елдан бирле билгеләп үтелә.
-
Рәфинә Ганиуллина: “Бу дөньяда бәхетле яшәр өчен ничә катлы булырга кирәк соң, әни?”
Рәфинә Ганиуллина үзенең инстаграм битендә әнисенең хаты турында сөйли. Аның әнисе гомер буе көндәлекләр алып барган. Беркөнне җырчы шул көндәлекләр арасыннан әнисенең хатын табып алган.
-
"Инвестор кайсы авылда – бәйрәм шунда үткәрелә". Сабан туе үзгәрдеме, кешеләрме?
Татар дөньясында Сабан туйлары башлана. Бу атнада милли бәйрәмебез район-авылларда булачак, Новосибирскида федераль дәрәҗәдә узачак. Ел саен көтеп алынган борынгы чарага яңалык өстәп шаккатыручылар да бар. Аның асыл сыйфаты, мәгънәсе нинди булырга тиеш соң? Татар халкының борынгы бәйрәменә спорт ярышы чалымнары кертү, аннан шоу ясау, берәр чарага яраклаштыру дөресме? Сабан туе үзгәрдеме, әллә безме? “ВТ” хәбәрчесе шул сорауга җавап эзләде.
-
“Үләр алдыннан төшемә керде...”
Суфия апа 1931нче елның 8нче гыйнварында Югары Шытсу авылында 3нче кыз булып дөньяга килә. Беренче апасы Суфия бик иртә җир куенына керә, ә өченче кызга аның исемен бирәләр. Әтиләре икенче кызына Оркыя, ә кечкенә кызларына олы кызы хөрмәтенә Суфия исемен куштыра. 1931нче елда әтисен колхоз председателе итәләр. Күп тә үтми, Суфия апаның әтиләре башка хатын белән читкә чыгып китә. Суфия апа әнисе һәм апасы белән яшәп кала. Ләкин авырлыкларның башы гына булып чыга бу. Әтиләре яшь хатынны төп йортка алып кайта һәм “Мин сезнең икегезне дә якын күрәм”, дип, теге хатын белән никахлашып, 2 хатынлы булып тора башлый. Ай-һай авыр була аларга шул хатын белән торырга. Бигрәк тә Суфия апаның әнисенә. Ул аңа хәтта ашарга пешерергә дә ирек бирми торган була. Аптырагач әниләре күршеләргә кереп ашарга пешергән. “Әни безне калдырып чыгып китмәде, нишләсәк тә бергә идек, эшкә йөрде, Чәбки-Сабадагы әбиебез (әнисенең әнисе) бар яктан да булышып торды”, – дип искә ала Суфия апа шул елларны. Шулай ике хатын белән торганнан соң, көннәрнең берендә Суфия апаларның әтиләре теге хатынын ияртеп, өйдә берни дә калдырмыйча башка җиргә торырга чыгып китәләр. Өй буп-буш кала. Әбиләре, ашарыгызга кашык булса да булсын дип, кашыкларын да бирә, әниләре берничә эштә эшләп, әкренләп өйгә кирәк-яраклар җыя. Өйдә ашарга булмый. Ике кыз кул арасына керә башлый. Суфия апа бүтән гаиләләрдә бала карашып акча эшли. Ул, хәтта, мәктәптә белем дә ала алмый кала. “Берсендә әнигә кайтып әйттем. Әни, бәрәңгене үзегез ашарсыз, мин шуның суын булса да эчәрмен. Бала каравы читен, бүтән бармыйм әле, дип ялына идем. Әни “түз инде, балам, ашарлык булса да эшләрсең”, ди торган иде”, – ди Суфия апа.
-
Россиядә чүп чыгарган өчен тарифлар артырга мөмкин
Тарифларга рекультивациягә тотылган чыгымнарны да кертергә тәкъдим иттеләр.
-
Тәбрис Яруллинның татар яшьләр форумыннан китүе интернетта шау-шу уятты
Татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллинның Татар конгрессында эшен туктатуын инде ишеткәнсездер. Инстаграмда яшьләр әлеге хәлгә карата үз фикерен белдереп постлар куя, акцияләр башлый. Тәбрискә теләктәшлек белдерә. Тәбриснең форум рәисе эшен ташлап китүе күпләрне борчый. Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка ачык хат юллаган.
-
“Шәһәр кешесе түгел мин...”
Һәрбер авылны кул эшенә оста булган кешеләр бизәп тора. Югары Шытсу авылында да бар андыйлар. Шуларның берсе – Сәрия апа Мөхетдинова. Ул 1957нче елның 2 гыйнварында 3нче бала булып дөньяга килә. “Безне әби үстерде. Ул шулхатле ягымлы, булган кеше иде. Әни белән дә әйбәт мөнәсәбәттә булдылар. Берсендә мәктәпкә чәчемне үрми төшкән идем (чәчләребезне әби үреп җибәрә иде). Укытучы апа “Әбиең бүген өйдә юкмы әллә?” диеп, сорады. Ул көнне әби кунакта иде,” – диеп искә төшерде Сәрия апа балачагын.