13 июль 2021 яңалыклары
- 
    
                      Яңа Мичән авылында "Гаилә җылы учак!" концертыЕл саен 8 июльдә Россиянең мөһим бәйрәме — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Беренче тапкыр ул Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән 2008 елда билгеләп үтелде. Гаилә - һәрберебез өчен тормышта иң мөһиме. Шул уңайдан 8 июль көнне Яңа Мичән авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Гаилә җылы учак!" исеме астында концерт үткәрделәр. Концерт программасы музыкаль номерлардан, нәфис сүздән һәм төрле жанрдагы җырлардан торды, шулай ук төрле уеннар һәм конкурслар да булды. 
- 
    
                      Казанда республика почтасы хезмәткәрләрен бүләкләделәрУчреждениедә бөтен республика буенча сигез меңгә якын кеше эшли. 
- 
    
                      Саба муниципаль районы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсеКызыл Мишә мәдәният йортында мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең чираттагы күчмә семинар-киңәшмәсе булып узды. Чара театральләштерелгән күренеш белән башланып китте, анда авыл халкы катнашты. Шуннан соң күп кенә оештыру мәсьәләләре каралды. Төрле сораулар буенча Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Р.Ф. һәм ЦСКС директоры Гузялов А. Н. чыгыш ясадылар. 
- 
    
                      Татарстанда Президент академиясенең җәйге кампусы 180 студентны берләштердеМәгариф форумында катнашучыларны ТР Премьер-министры Алексей Песошин сәламләде.