Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Президент академиясенең җәйге кампусы 180 студентны берләштерде

Мәгариф форумында катнашучыларны ТР Премьер-министры Алексей Песошин сәламләде.

Татарстанда «Зөя калкулыклары» спорт-сәламәтләндерү комплексында Президент академиясенең тугызынчы халыкара җәйге кампусы ачылды. Чарада 16 илдән һәм Россиянең 17 төбәгеннән 180 студент катнаша.

«Сезне кунакчыл Татарстанда сәламләвемә шатмын. Биредә кампус үткәрү матур традициягә әверелде. Бу, һичшиксез, чараның югары дәрәҗәдә уздырылуы, биредә иң яхшы экспертлар катнаша», - диде мәгариф форумында катнашучыларга ТР Премьер-министры Алексей Песошин.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы узган ел Covid-19 пандемиясе аркасында чара үткәрелмәгәнлеген искәртте. «Барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәп, быел без кампусны үткәрергә булдык, - дип өстәде ул. - Эш нәтиҗәләре буенча төшереләчәк фильм, 2019 елдагы катнашучыларныкы кебек үк, экранда бәхетле йөзләрне күрсәтсен иде»

Президент академиясенең халыкара җәйге кампусы 24 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Тугызынчы кампусның темасы «Кешеләр аралашуының яңа чынбарлыгы», дип атала. 

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев