13 октябрь 2022 яңалыклары
-
Сатыш авыл җирлегендә тузган йортларны сүтү
Сатыш авыл җирлегендә тузган йортларны сүтү буенча эш алып барыла.
-
СЫРГАНАКТАН ДЖЕМ ҺӘМ КАЙНАТМА
Файдалы үзлекләре һәм витаминнар саны буенча сырганакны (облепиха) “җимешләр патшабикәсе” дияргә мөмкин, хәтта аның яфракларында да аскорбин кислотасы бар. Яфракларын юарга, киптерергә һәм чәй ясап эчәргә була, төсе дә яхшы чыга.
-
«2FAN» әдәби каналында яңа видеоролик урнаштырдылар
Зәринә Хуҗина туган телдә мәхәббәт турында шигырь укый.
-
Аккүл-Бигеней авылында спорт мәйданчыгы төзелә
Саба районының Аккүл-Бигеней авылында спорт мәйданчыгы төзү буенча эш алып барыла.
-
Көзге муллык ярминкәгә күчте
Шәмәрдәндә үткән ярминкәдән дә халык канәгать калды. Иртәнге 7дән башланган ярминкә көндезге 9да да эшен дәвам итте. Алам дигән кешегә бар да бар. Ашлыкның ниндие генә юк: арпа, бодай, солы, борчак дисенме, салам, печән дисенме, бәяләр дә тешләми. Икенче икмәк – бәрәңгесез дә, әлбәттә, була алмый. ООО «Саба» жәмгыятенең Тимершык бригадасы бухгалтерлары Әнисә Гатауллина, Алия Хәсәнова да хужалыктан алып килгән бөртеклеләр һәм бәрәңге белән сату итәләр. «Халык яратып ала. Кирәк иде, рәхмәт», – диләр.
-
2008 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар арасында фехтование буенча Саба районы Кубогы
12 нче октябрь көнне «САБА-АРЕНА » да 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар арасында фехтование буенча Саба районы Кубогы булды.
-
Сез соңга калдыгыз, балагызны уллыкка алдылар инде... (Зөләйха Солтанова)
Ания гап-гади гаиләдә үсте. Әти-әнисе һәм әбисе белән кечкенә шәһәрдә «хрущевкада» яшәделәр. Тыныч кына мәктәптә укып йөрде, карап торышка бар да әйбәт кебек иде.
-
“Якташыбыз Азат Әхмәдуллинга – 90” мәгълүмат сәгате
Якташыбыз татар әдәбияты белгече һәм тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Гыйльмулла улы Әхмәдуллинга 13 октябрь көнне 90 яшь тулыр иде.
-
«Кояшкай» сәламәтләндерү лагере өчен мунча комплексы төзелә
Кояшкай» сәламәтләндерү лагере өчен мунча комплексы төзелеше тәмамлану стадиясендә.
-
«Авиация иле» авиамодельләштерү буенча район семинар-практикумы
2022 нче елның 12 нче октябрендә, Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында техник юнәлешендәге өстәмә белем бирү педагоглары өчен «Авиация иле» авиамодельләштерү буенча район семинар-практикумы узды.
-
Көзге муллык ярминкәгә күчте
«Көз килде – табын сый белән тулды», – дигән борынгылар. Быелгы уңышның муллыгын ярминкәдәге сәүдә рәтләренең байлыгы һәм төрлелеге ачык күрсәтә иде. Икенче елын ул «Аргамак» картодромы мәйданында үткәрелде.