Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Көзге муллык ярминкәгә күчте

Шәмәрдәндә үткән ярминкәдән дә халык канәгать калды. Иртәнге 7дән башланган ярминкә көндезге 9да да эшен дәвам итте. Алам дигән кешегә бар да бар. Ашлыкның ниндие генә юк: арпа, бодай, солы, борчак дисенме, салам, печән дисенме, бәяләр дә тешләми. Икенче икмәк – бәрәңгесез дә, әлбәттә, була алмый. ООО «Саба» жәмгыятенең Тимершык бригадасы бухгалтерлары Әнисә Гатауллина, Алия Хәсәнова да хужалыктан алып килгән бөртеклеләр һәм бәрәңге белән сату итәләр. «Халык яратып ала. Кирәк иде, рәхмәт», – диләр.

«Ашлыкларыбыз сатылып бетте, бәрәңге дә күп калмады. Яңа төрле «Королева» сорты ярмалы», – ди Әнисә Гатауллина.

Урта Сабадагы «Умырзая» кулланучылар кооперативы алып килгән ит товарлары янында да чират өзелмәде. Биредә сәүдә итүче Гөлфия Әхмәтҗанова әйтүенчә, бер түшкә тана ите сатылып беткән, шулай  ук туралган ит, билдәмә, тел, фаршны халык яратып алган.

«Фазуллин фермер хуҗалыгында житештерелгән үрдәк,каз түшкәләрен, аш-су тупланмаларын шәмәрдәнлеләр бик яратып алдылар», - ди хужалыкның бухгалтеры Дилбәр Мусина.

Сабадан килеп үзенең шәхси хуҗалыгында җитештерелгән умарта балы сатучы Ринат Бариев белән дә сөйләшеп алдык. «Безнең умарталарны тәрбияләү формасы да икенче торле. Кортларны бер урында гына тотмыйбыз, күчереп йөртәбез. Карабодай басуына, урманга фацелия һәм төрле үләннәрдән бал җыю өчен уңайлы шартлар тудырабыз», – ди Ринат.

«Гомумән, Шәмәрдән бистәсендә үткән ярминкәдән халык кәнәгать калды.Техникалар иртәнге 6дан килә башлады. Сатып алучыларның  иң актив чоры сәгать сигезенче яртыларда булды. Төрле оешмалардан 27 техника килде. Алып килгән товарларны: салам, печән, ярылган утын, түгәрәк  (кругляк ) утынны тиз алып бетерделәр. Халык ярминкәне тагын оештырып, бөртеклеләр, утын, черемә һәм ала алмый калган товарларны сорап калдылар», – ди җирлек башлыгы Айдар Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев