Котлау хаты
Хөрмәтле суд приставлары хезмәткәрләре һәм хезмәт ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Суд приставлары хезмәте район территориясендә законны һәм хокук тәртибен ныгытуны тәэмин итүгә зур өлеш кертә, суд системасының нәтиҗәлелеген арттыру өчен мөһим терәк булып тора. Сезнең һөнәрегез төгәллек, сабырлык, кешелеклелек таләп итә. Шулай да приставның беренче бурычы – законнарны үтәтү. Хезмәтегез, районның һәм анда яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклау эшенә җаваплы каравыгыз өчен рәхмәт сезгә! Эшегездә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты
Нет комментариев