Хезмәтләрен хөрмәтләп
Социаль һәм пенсия тәэминаты өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең 8 нче пенсия тупланмалары акчалары исәбеннән пенсияләр һәм түләүләр билгеләү бүлеге начальнигы урынбасары Рәмзия Әюп кызы Хафизова;
агросәнәгать комплексында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның социаль-икътисадый үсешенә шәхси өлеше өчен "Саба МТС”ы җәмгыяте директоры Илшат Рәшит улы Миңнебаев;
авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен «Симет» җәмгыяте машина йөртүчесе Мансур Миннәхмәт улы Галиев; тракторчы Рөстәм Миңнулла улы Шәйдуллин;
авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен «Сабылен» җәмгыяте тракторчысы Рәмис Рәлиф улы Госманов; объектларда тиешле саклауны тәэмин итүдә күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Хуҗалык-эксплуатация конторасы» вахтеры Фуат Мөдәрис улы Кашапов
Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Нет комментариев