Гаделлек сакчылары
Район яңалыклары

Гаделлек сакчылары

1 ноябрьдә гражданнарның, юридик затларның һәм дәүләтнең хокукларын, мәнфәгатьләрен яклауны, районыбызда законлылыкны ныгытуны һәм гомумән, Ватанга намуслы хезмәтне үзләренең төп бурычлары итеп алган суд приставлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Әлеге дата –   законның өстенлеген тәэмин итүче, суд карарларын гамәлгә ашыручы кешеләргә хөрмәт белдерү көне. Аларның эше җиңелләрдән түгел: көн саен диярлек бурычлылар белән очрашалар, аңлату эшләре алып баралар, йогынтылы чаралар кулланырга мәҗбүр булалар. Ләкин бу эшнең барысы да бер максатка –  гаделлекне торгызуга юнәлтелгән.
Быелгы хисап елын да суд приставлары хезмәткәрләре закон сагында нык торган хәлдә каршылый. Приставлар эшчәнлеге районның социаль‑икътисади хәленә турыдан‑туры йогынты ясый.

Алга таба  законның үтәлеше сагында  тугры хезмәт итәрбез дип ышанам”, – ди Айгөл Бикмуллина.
Алга таба  законның үтәлеше сагында  тугры хезмәт итәрбез дип ышанам”, – ди Айгөл Бикмуллина.

 Саба һәм Теләче районнары буенча суд приставлары бүлеге: җитәкчелек һәм нәтиҗәләр

Саба һәм Теләче районнары буенча суд приставлары бүлеген 2021 елдан Айгөл Фәрит кызы Бикмуллина җитәкли. Бүлек югары һөнәри осталыкка ия, алга куелган максатларга ирешү юлында армый‑талмый эшләүче дус‑тату 18 хезмәткәрне берләштерә. Төп хезмәт күрсәткечләренә килгәндә, агымдагы елның 10 аена Саба һәм Теләче районнары буенча суд приставлары бүлегендә барлыгы 6765 башкару документы буенча эш төгәлләнеп, 117 миллион сум акча эзләп алуга ирешкәннәр.

 Приставларның төп бурычлары һәм алимент буенча эшчәнлек

«Безнең эшчәнлегебез күпкырлы. Хезмәтебез суд карарларын үтәтү, административ штрафларны, алиментларны эзләп алу, торак‑коммуналь хуҗалыгына булган бурычларны түләттерү, салым түләмәүче физик затлардан бурычларын эзләтүдән, гомумән, барлык суд карарларын башкарудан гыйбарәт. Кызганыч, һәркем дә закон кушканны үтәүгә җитди карамый. Арада үзенчәлекле кешеләр дә бар. Аеруча балаларына алимент түләмәүчеләр катгый эшчәнлек таләп итә. Алиментын өч айдан артык түләмәүчеләргә административ җаваплылык каралган.

Аннан соң да өч ай тиешле акча балаларга бирелмәсә, җинаять эше кузгатыла. Быел вакытында алимент түләмәүче 10 ата‑ана административ җаваплылыкка тартылды, ә явыз ният белән үтәмәүче алты кешегә җинаять эше кузгатылды. Судка барып җиткергәнче 200 мең әҗәтен түләп бетерүче очрак та бар. Шунысы игътибарга лаек: быел эшкә урнашып, алимент бурычын вакытында эш урыны аша күчереп баручылар артты», —дип сөйли Айгөл Бикмуллина.

 Коммуналь бурычлар буенча эш һәм законга кертелгән үзгәрешләр

Коммуналь хезмәтләр буенча бурычларны түләттерү дә приставлар хезмәтенең аерылгысыз бер өлеше. Быел 10 айда торак‑коммуналь хезмәтләрдән файдаланучылардан 882 мең сум акча эзләтелеп алынган.
Суд приставлары җитәкчесе әйтүенчә, 2026 елдан «Башкару производствосы турында» Федераль законга (№ 229‑ФЗ) үзгәрешләр кертелгән. Хәзер үзенә карата башкару эше кузгатылганнан соң, кеше 5 көн эчендә бурычын түләргә тиеш.

Әгәр бу вакыт эчендә түләнмәсә, суд карарында күрсәтелгән суммага башкару җыемы дигән өстәмә түләү өстәлә. Элек бу җыем 7 процент булса, быелдан 12 процентка җиткерелде. Бу үзгәрешләр гражданнарны законлы таләпләрне вакытында үтәүгә һәм үзләрен артык чыгымнардан сакларга өнди. Чөнки берничә көнлек тоткарлык соңыннан шактый зур суммага әйләнеп кайтачагы билгеле.

 Салым бурычлары буенча яңа тәртип һәм арест чаралары

«Быелдан эшчәнлегебезгә тагын бер яңалык керде: элек салым инспекциясе әҗәтлеләрне судка биреп, материал безнең бүлеккә килеп җиткәнче озак вакыт уза иде. Хәзер салым органнары бурычлылар хакындагы мәгълүматны туры безгә җибәрәләр. Биш көн эчендә бурычын түләмәгән кешенең өйдәге милкенә, машиналарына арест салына. Шулай ук процентның артуына китерә. Быел төрле закон таләпләрен бозган 136 кешегә арест төзелде. Шуның арасыннан 65е – машина, 3е – күчемсез милек, 68ен көнкүреш мөлкәте тәшкил итә», – дип ачыклык кертә Айгөл Бикмуллина.

 Бурычлар һәм чит илләргә чыгу: реаль очраклар

Шулай ук бурычны вакытында түләмәү чит илләргә чыгуга да киртә булып торганлыгын белмәүчеләр һаман да очрый. Әҗәтләре 30 меңнән арткан очракта суд приставлары Россия Федерациясеннән чит төбәкләргә чыгуны чикли. Мондый очракта ФСБның чит илләргә чыгу контроленә бурычлылар хакында мәгълүмат юллана, бу исемлек автомат рәвештә күренә.

Чираттагы планерка
Чираттагы планерка

Быел да зур суммада кредиты җыйналып, моның буенча материал приставларда икәнлеген белә торып та чит илгә ялга кузгалган, әмма аэропорттан кире борылырга мәҗбүр булган очрак теркәлгән. Гаиләсе юлын дәвам итә, әмма бурычлы кешегә чик куелган. Бу кеше кире әйләнеп кайтып, тиешле сумманы түләгәч кенә кабат юлга кузгалган. Шуңа күрә чемодан тутырганчы иң элек бурычларыңны барлау мәслихәт.

 Коллектив, һөнәри бәйрәм һәм җитәкче сүзе

«Һөнәри бәйрәмебезне нәтиҗәле күрсәткечләр белән каршылыйбыз. Эзләтеп алынган акчаның узган елга караганда күбрәк булуына да вакытында чараларны күрү, шул ук вакытта закон таләпләрен катгый рәвештә башкаручы коллективның бердәмлеге нәтиҗәсендә ирешелде.

Озак еллар суд приставы‑башкаручы булып эшләүчеләр Гөлшат Җиһаншина, Аяз Исмәгыйлов, Динә Хөсәенова, урынбасар Зөлфия Хаҗиева, бүлектә күптән түгел генә эшли башлаган Айгөл Сәгъдиева, суд барышының иминлеген тәэмин итүче егетләребез үзләренә тапшырылган эшне зур җаваплылык белән башкаралар. Аларның барысын да сайлаган һөнәргә тугрылык, объектив караш, үз вазифасына намуслы караш берләштерә. Алга таба законның үтәлеше сагында тугры хезмәт итәрбез дип ышанам», — диде Айгөл Бикмуллина.

Гражданнар өчен кабул итү тәртибе һәм киләчәккә юнәлеш

Гражданнарның хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү өчен суд приставлары бүлегенең ишекләре һәрвакыт ачык. Сишәмбе (9.00–13.00) һәм пәнҗешәмбе (13.00–18.00) бүлекнең кабул итү көннәре санала. Шулай ук эш көннәрендә 9.00–18.00 сәгатьләрдә дежур пристав хезмәте күрсәтелә. Кабул ителү өчен суд приставларының Федераль хезмәте сайты аша язылып килергә мөмкин. Алга таба да Саба һәм Теләче районнары буенча суд приставлары бүлеге гаделлек сагында торып, һәр карарның үтәлүенә, һәр гражданның хокуклары яклануына ныклы калкан булып калачак.


Нет комментариев