14 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Бензин бәясе рекордлы дәрәҗәгә җитте
Монополиягә каршы федераль хезмәт фаразлавынча, якындагы 10 елда Россиядә ягулык бәяләре инфляциягә караганда тизрәк артачак.
-
Путин журналистлар белән очрашачак
Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясе быел 14 декабрьдә үтәчәк, дип яза РБК үз чыганакларына таянып. Путин матбугат очрашуларын 2001 елдан бирле үткәреп килә. Узган ел ул 23 декабрьдә булган иде
-
Сырганак мае (облепиховое масло)
Майның һәм каротинның икесенең бергә булуы сырганак җиләкләрен рак авыруларына каршы көрәшүдә гаять нәтиҗәле дәва ясый. Каротин — майларда эрү үзлегенә ия витамин, шуңа күрә ул сырганак җиләкләрендә эрегән хәлдә була.
-
Татарстанда бер ир-ат үги кызын көчләүдә гаепләнә
Хәзерге вакытта ир-ат сак астына алынган. Ул үз гаебен таныган.
-
Чит ил паспортын яшәү урыны буенча өч ай эчендә рәсмиләштереп булачак
Әлеге документны теркәлү урыны буенча алучылар өчен паспортны рәсмиләштерү вакыты элеккечә кала.
-
Антон Орехъ: Мин Татарстан хөкүмәтенең татар телен мәҗбүри укыту турындагы карары белән килешәм
"Эхо Москвы" радиостанциясе журналисты Антон Орехъ татар телен мәктәптә укытуга карата үз фикерен белдерде. Журналист фикеренчә, милли республикаларда җирле халыкның телен мәктәптә мәҗбүри укыту гадәти күренеш итеп кабул ителергә тиеш.
-
Авыл хезмәтчәннәре ярминкә мәйданындагы тәртипсезлектән зарлана
Казанга узган шимбәдә агрохуҗалыклар, агропредприятиеләр һәм шәхси хуҗалыклар чираттагы ярминкәгә 527 машинада 41,4 миллион сумлык азык-төлек төяп килде. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 244,2 тонна бәрәңге, 34 тонна сыер ите, 43,6 тонна шикәр комы, 16 тонна карабодай, 502,9 мең данәдә йомырка китерелгән. Исемлектәге азык-төлек, әлбәттә, болар белән генә чикләнми.
-
Казан автобуслары катнашындагы юл һәлакәтендә ике кеше зыян күргән
59 яшьлек ир-ат һәм 20 яшьлек егет төрле тән җәрәхәтләре алган.
-
Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанованың гаиләсе ишәйгән?!
Эстраданың яшь җырлы-моңлы гаиләсе Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова Казанда фатир алган. Бүген алар яңа фатирларына күченү белән мәшгуль.
-
Разил Вәлиев: Авыл клубларында костюмнар булу әйбәт, тик урын да җитәрлек булырга тиеш
Разил Вәлиев җитәкчелегендәге депутатлар төркеме Питрәч районында авыл клублары белән таныша.
-
Саба муниципаль районы
Өстәмә белем бирү педагоглары көч сынаша
-
Зөфәр Харисов мактаулы исемгә лаек булды
РФ Президенты карары нигезендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Татарстанның халык артисты Харисов Зөфәр Назыйм улына «Россия Федерациясенең атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде
-
Иң популяр Кыш бабайлар исемле билгеле
«ТурСтат» агентлыгы иң популяр Кыш бабайлар исемлеген игълан иткән.
-
Татарстанда ОРВИ белән авыручылар артып киткән
6 - 12 ноябрьдә, ягъни бер атна эчендә, республикада авыруның 12 мең 404 очрагы теркәлгән.
-
Байлар Сабасында яна елга чыршы урнаштыра башладылар [фото]
Яңа елга әзерлек