15 март 2015 яңалыклары
-
Ипотека кредитына ташлама кертелә
Агымдагы елның март аеннан ташламалы ипотека башлана. Россиянең Премьер-министры Дмитрий Медведев кризиска каршы план кысаларында әлеге ташламалы ипотеканы раслаган. Карар нигезендә ипотека кредитына процент елына 13 проценттан артырга тиеш түгел. Әлеге чара 2016 елның мартына кадәр дәвам итәчәк. Банкларга субсидияне Финанс министрлыгы бирәчәк. Әлмәт таңнары
-
Эльмира Сөләйманова: "70 мең кредит алып туй ясадык"
Яратам мин Эльмираны. Гадилеге, тыйнаклыгы, моңлы тавышы белән мине генә түгел, күп тамашачыны җәлеп итә, үзенә тарта ул. Аның турында күбрәк белергә, гаиләсе, тормышы белән танышырга теләп, очрашуга дәштем үзен. Бүген кунак бүлмәсендә - Эльмира Сөләйманова. - Эльмира, сине татар эстрадасының иң моңлы җырчыларның берсе диләр. Җыр-моңга сәләт кайдан килгән...
-
Әзһәр Шакировның юбилей кичәсе [+фоторепортаж]
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров шушы көннәрдә 75 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Татарстан Президентыннан машина һәм орден белән бүләкләнгәч, юбилярны Г.Камал сәхнәсендә котлаулар дәвам итте. ИНТЕРТАТ.РУ Шамил АБДЮШЕВ фотолары
-
Россиянең Ел укытучысы Казанда ачыкланачак
Татарстанда «Ел укытучысы-2015» республикакүләм конкурсының зона этаплары уза. Укытучыларның иң мөһим бәйгесе быел 26нчы тапкыр үткәрелә. Конкурсның биремнәре елдан-ел катлаулана. Сайлап алу турындагы традицион - ачык дәрес бирү, үзеңне иҗади яктан күрсәтү кебек сынаулардан белән бергә яңалары да өстәлә тора. Район күләмендә җиңүчеләрне исә тагын да катлаулырак сынаулар көтә. Бүгенге...
-
"Адмирал"да зыян күргән эшмәкәрләр базасы төзелә
Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында зыян күргән эшмәкәрләр турында мәгълүматлар базасы булдырылды. Исемлеккә кертү яки эшмәкәрләр турында мәгълүматны дөресләү өчен шәһәрнең Икътисади үсеш комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип хәбәр ителә "Татар-информ" сайтында. Исемлеккә эләгү өчен, анкета тутырырга һәм аны kazantorg@yandex.ru, podderzhka16@mail.ru электрон адресына юллау сорала. Зыян күрүчеләр өстәмә мәгълүматны (843)...
-
Язгы ташу иртәләргә мөмкин
Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтүенчә, быел язның иртә килүе сәбәпле, ташу башка еллар белән чагыштырганда иртәрәк башланырга мөмкин. Кыш башының шактый коры булуы, явым-төшемнәрнең азлыгы туфракның туңуына китергәнлектән, язгы ташу чоры шактый катлаулы узарга мөмкин. Шуңа күрә безгә иң начар вәзгыятькә әзер булырга кирәк. Хәзерге вакытта Гадәттән тыш хәлләр...
-
Бер елдан артык хезмәт килешүсез эшләве ачыкланды
Район прокуратурасы "соры базарда" хезмәт законнары таләпләренең үтәлешен тикшерүләр үткәрде. Контроль-күзәтчелек чаралары вакытында Сабада урнашкан шәхси эшмәкәр даруханәсендә фармацевт вазифаларын башкаручының бер елдан артык хезмәт килешүсез генә эшләве ачыкланды. Шул уңайдан аптека тотучы шәхси эшмәкәргә карата административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексы нигезендә эш кузгатылып, чара күрү өчен дәүләт...
-
Утлы коралың булса - тапшыр
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге 16 марттан 21 мартка кадәр утлы коралларны, шартлаткыч матдәләрне законсыз әйләнештән алу максатында "Арсенал" оператив-профилактика операциясе үткәрә.