Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язгы ташу иртәләргә мөмкин

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтүенчә, быел язның иртә килүе сәбәпле, ташу башка еллар белән чагыштырганда иртәрәк башланырга мөмкин. Кыш башының шактый коры булуы, явым-төшемнәрнең азлыгы туфракның туңуына китергәнлектән, язгы ташу чоры шактый катлаулы узарга мөмкин. Шуңа күрә безгә иң начар вәзгыятькә әзер булырга кирәк. Хәзерге вакытта Гадәттән тыш хәлләр...

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтүенчә, быел язның иртә килүе сәбәпле, ташу башка еллар белән чагыштырганда иртәрәк башланырга мөмкин. Кыш башының шактый коры булуы, явым-төшемнәрнең азлыгы туфракның туңуына китергәнлектән, язгы ташу чоры шактый катлаулы узарга мөмкин. Шуңа күрә безгә иң начар вәзгыятькә әзер булырга кирәк. Хәзерге вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре һәрбер муниципаль берәмлеккә йөреп, махсус тикшерүләр үткәрә.

- Район җитәкчеләре язгы ташу тәэсиренә эләгергә мөмкин булган һәрбер авыл җирлеге белән элемтәдә торырга, махсус аңлату эшләре алып барырга тиеш. Җитәкчеләрнең тырышлыгы гына җитми, язгы ташуга әзерлек эшчәнлегенә халыкның үзенә дә кушылырга кирәк. Торак һәм хуҗалыгына зыян килүен теләмәгән татарстанлыларның төрле траншеялар һәм суның әйләнеп узуын тәэмин итә торган канаулар әзерли башлаулары сорала, - дип кисәтәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев