15 май 2020 яңалыклары
-
Миңнеханов өч күп балалы ананы медальләр белән бүләкләү турындагы Указны имзалады
Һәр бүләкләнәчәк әни кешенең дә бишәр баласы бар.
-
Матурлык үзебездән тора
Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе ел дәвамында Сабабызны төзекләндерү, яшелләндерү өчен күп көч куя. Әгәр быелгы пандемиягә бәйле үзизоляция чорында оешма үзенең эшчәнлеген берничә көнгә генә туктаткан булса да, халыкның тормыш-көнкүреше нинди хәлдә калачагын күзаллау авыр түгел. Биредә бер көн дә эш тукталмады. Бу көннәрдә предприятиенең директоры урынбасары Раил Йосыпов белән Саба урамнарын төзекләндерү барышы белән танышып чыктык.
-
Бүген Кадер кичәсенең фазыйләтләре турында онлайн лекция узачак
Сорауларны Инстаграм социаль челтәрендә @islam_today_huzur аккаунты аша туры эфирда бирергә мөмкин. Алар татар һәм рус телләрендә кабул ителә.
-
Халыкара гаилә көне белән!
Хөрмәтле райондашлар! Сезнең барыгызны да Халыкара гаилә көне белән ихлас тәбрик итәбез. Гаилә - ул бик нык яраткан эшеңнән соң, йөрәгеңә тынычлык, шифа бирә, дөнья мәшәкатьләреннән арынып ял итә торган урын. Гаилә ул - әти, әни, балалар, баш өстендә бер түбә, буыннан-буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе.
-
Кукуруз уңса, сөт мул булыр
Өлкәннәрнең, язгы чәчүне 1 майга төгәлләгән еллар була иде, дип әйткәнен еш ишеткән бар. Быел да аграрийлар шуңа өметләнде.