15 май 2020 яңалыклары
-
«Җиңү кулъяулыгы» бәйгесе
Саба районы мәдәният бүлеге, Әбрар Кәримуллин исемендәге үзәк китапханә, җирле “Ак калфак” оешмасы, Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссариаты, "Сугышчан туганлык" Саба җирле бүлекчәсе белән берлектә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, «Җиңү кулъяулыгы» бәйгесе үткәрде.
-
Татарстанда цифрлы пропусклар мәгълүматлары базасы юк ителде
Махсус комиссия сервис эшен тәэмин итүче программа продуктларын һәм операцион системаларны юкка чыгарды.
-
Пандемия вакытында Татарстанда ничә парның язылышуы билгеле
Үзизоляция режимында никахны аерым очракларда гына теркәп була иде, хәзер исә яңа гына өйләнешүчеләргә балдаклар белән битлек һәм перчатка кигән килеш алмашырга туры киләчәк.
-
Сабадан 17 «Агростартапер» исеме игълан ителде, алар тиздән үз бизнес-проектларын эшләтә башлыйлар
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2019-2024 елларга «Агростартап» проекты буенча крестьян-фермер хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү” ведомство программасы буенча грантлар бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу конкурсына йомгаклару ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 659 млн. сумнан артык.
-
Миңнеханов: Коронавируслы пациентлар белән эшләүчеләргә акча вакытында бүленергә тиеш
Россия Президенты Владимир Путин элегрәк искәрткәнчә, Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар дәвалана торган клиникаларда табибларга өстәмә акча түләү өчен РФ төбәкләренә 10 миллиард сум бүленәчәк.
-
“Без алты кыз үстек әнкәй белән...”
Авыр сугыш елларын кичкән әниебез- тыл һәм хезмәт ветераны Шәмселхәят Хәсән кызы да тормыш газапларын җиңәргә гаилә җылысы, туганлык хисләре, әти-әнисеннән күчкән тырышлык, хезмәт сөючәнлек булышты дип искә ала.
-
Авылга җәйге эшкә – 2020: тагын 10 шәһәр кешесе авылда үзенә эш тапты
Зеленодольск һәм Әлмәт районнарында үз эшчәнлекләрен алып баручы “Җиләкле алан” («Ягодная долина») ҖЧҖ эшсез калган тагын ун шәһәр кешесен язгы чорга үзенә эшкә алды.
-
“Зур тәнәфес” Бөтенроссия бәйгесе
30 апрельдә БольшаяПеремена.онлайн сайтында “Зур тәнәфес” Бөтенроссия бәйгесенең яңа дистанцияле этабына старт бирелде. Әлеге конкурс - 8-10 сыйныф укучылары өчен белем бирү, үсеш һәм коммуникацияләр өчен онлайн-платформа. Төп максаты – һәр яшүсмергә үзенең сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирү.
-
Коронавирус инфекциясенә каршы – полиция контроле
«Татарстан Министрлар Кабинеты „Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында“ яңа карар кабул итте. Документның яңа редакциясендә 12 майдан башлап республикада хәрәкәт итү өчен рөхсәт алу, гражданнарга өйдән чыгу өчен эш бирүчедән белешмә яки смс-код алу, эш бирүчеләрдән махсус белешмә дә таләп ителмәячәк.
-
Чәчүлек мәйданы 500 гектардан артык булган һәр хуҗалыкта эретмә узеллары булдыру бурычы куелды
Май башына Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларын яфрактан тукландыру һәм кырларда яклау чараларын күрү өчен билгеләнгән 132 эретмә узелы төзелде һәм куллануга тапшырылды. Майда тагын 29 стационар эретмә узелын куллануга тапшыру планлаштырыла.
-
Дога белән искә алыйк...
Бөек Җиңү көнен билгеләп үткәндә истәлекләр барлана, ветераннар хөрмәтләнә. Безнең илебездә сугыш ачысы кагылып узмаган гаилә бармы икән ул? Юктыр, мөгаен. Безнең нәселдә дә Бөек Ватан сугышы тирән эзен калдырган. Кадерле әтием Нәҗип Әсәдулла улы Әсәдуллинга мең газаплы фронт юлларын гизәргә туры килгән. Бу көннәрдә аның белән бәйле истәлекләр кабат күңелемдә яңара.
-
Татарстан Республикасында пестицидлар кулланганда умарталыклар иминлеген тәэмин итү турында
“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы бал кортлары өчен иминлек таләпләрен һичшиксез үтәүне тәэмин итүгә карата «Пестицидларны һәм агрохимикатларны сынау, саклау, күчереп йөртү, сату, куллану, зарарсызландыру һәм утильләштерү процессларының иминлегенә гигиеник таләпләр” СанПиН 1.2.2584-10 (алга таба - СанПин) нигезләмәләрен һәм пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану регламентларын бозуларны кисәтү һәм булдырмый калу буенча күрсәтмәләр җибәрә.
-
Татарстан спортчыларына күнегүләрне яңадан башларга рөхсәт иттеләр
Үзгәрешләр профессиональ клуб вәкилләре һәм җыелма команда әгъзаларына кагылачак.
-
Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган
Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда (51 очрак), Апас районында (10) һәм Чаллыда (8) теркәлгән.
-
"Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясенә – 20 ел
Бүген, 15 майда, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясенең Саба районы хакимияте башлыгының карары белән нигез салуга 20 ел тула. Телерадиокомпания 2000 елның 6 июнендә эфирга чыга. Саба телевидениесе тиз арада үзенең тамашачысын-тыңлаучыларын тапты, абруй яулап өлгерде. "Саба дулкыннары" радиосы да халыкка район һәм республика вакыйгалары белән оператив танышу, халыкка радио аша туры элемтәгә кереп, үз фикер-тәкъдимнәрен, теге яки бу вакыйгага карата мөнәсәбәтен белдерү мөмкинлеге бирде.