Татарстан Республикасында пестицидлар кулланганда умарталыклар иминлеген тәэмин итү турында
“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы бал кортлары өчен иминлек таләпләрен һичшиксез үтәүне тәэмин итүгә карата «Пестицидларны һәм агрохимикатларны сынау, саклау, күчереп йөртү, сату, куллану, зарарсызландыру һәм утильләштерү процессларының иминлегенә гигиеник таләпләр” СанПиН 1.2.2584-10 (алга таба - СанПин) нигезләмәләрен һәм пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану регламентларын бозуларны кисәтү һәм булдырмый калу буенча күрсәтмәләр җибәрә.
Умарталарның агулануын профилактикалау әйләнә-тирә мохиттә умарталар өчен агулы матдәләрне куллануның регламентациясен катгый үтәүгә нигезләнә.
СанПиНның 2.16 пункты нигезендә, пестицидлар белән эшкәртү көненә кадәр 3 көннән дә соңга калмыйча, эшләрне башкару өчен җаваплы затлар эшкәртелергә тиешле мәйданнар чигендә урнашкан якын-тирә торак пунктлар халкына планлаштырылган эшләр турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша (радио, матбугат органнары, электрон чаралар һәм халыкка мәгълүмат җиткерүнең башка ысуллары аша) хәбәр итүне тәэмин итәргә тиешләр.
Авыл хуҗалыгы җитештерүендә пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану бары тик авыл хуҗалыгы җирләренә (чәчүлекләргә, җитештерү биналарына) алдан тикшерү уздырганнан соң гына башкарыла.
СанПиНның 2.27 пункты нигезендә умартачылык продукциясенең иминлеген тәэмин итү һәм бал кортларын пестицидлар йогынтысыннан саклау максатларында җир кишәрлекләрен эшкәртүне җирдәге аппаратура ярдәмендә сиптерү юлы белән тәүлекнең соңгырак сәгатьләрендә уздырырга кирәк, аны уздырырга җыену алдыннан умарталыклар хуҗаларына Каталогта күрсәтелгән сроктан алдарак бал кортларының очуын булдырмау зарурлыгы һәм конкрет препаратларны куллану буенча күрсәтмәләр турында хәбәр ителергә тиеш.
Инсектицидлар бал кортлары өчен бик куркыныч төркемгә керә. Һәр төр пестицидның инструкциясендә экологик регламент языла, аны һәркем игътибар белән өйрәнергә һәм үтәргә тиеш. Пестицидның тара этикеткасында катгый рәвештә дәүләт теркәве номеры күрсәтелә, шулай ук препаратның кыр шартларында умарталар өчен куркынычлылык классының цифрлы күрсәткече языла.
СанПиНда пестицидлар белән эшкәртелә торган кишәрлекләр чикләрендә «Пестицидлар белән эшкәртелде» дигән щитлар (бердәм иминлек билгеләре) куелырга тиешлеге билгеләнгән, аларда саклану чаралары һәм күрсәтелгән территорияләргә чыгу мөмкинлегенең сроклары турында мәгълүмат булырга тиеш. Иминлек билгеләре бер-берсеннән күренеп торган чикләрдә куелырга тиеш, алар әйләнә-тирә мохиттә контраст рәвештә аерылып торырга һәм игътибар итү өчен билгеләнгән кешеләрнең күз күремендә булырга тиеш. Аларны кешеләрнең кыр эшләрен башкару, уңыш җыю һәм башка эшләр өчен кырга чыгу мөмкинлеге буенча билгеләнгән сроклар тәмамлангач кына алалар.
Пестицидлар кулланганда барлык очракларда Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан расланган 1998 елның 17 августындагы 13-4-2/1362 номерлы «Бал кортларының авыруларын, агулануларын һәм төп корткычлардан зыян күрүләрен кисәтү һәм булдырмый калу буенча чаралар турында инструкция»нең төп нигезләмәләрен үтәү таләп ителә.
Умартачының эшләре 1989 елның 14 июнендәге «Бал кортларының пестицидлардан агулануын профилактикалау буенча инструкция» нигезендә алып барыла. Умарта тотучылар стационарда тора торган үз умарталыкларының урыны турында һәм аларны күчереп йөрткәндә авыл җирлекләренә, күрше хуҗалыкларга вакытында хәбәр бирергә тиешләр. Пестицидлар белән эшкәртүләр булачак турында хәбәр алганнан соң, умартачылар умарта ояларын эшкәртелә торган кырлардан кимендә 5-7 км ераклыкка күчерергә тиешләр, ә моны эшләп булмаган очракта, бал кортларын изоляцияләргә кирәк: бал кортлары чыгып йөри торган тишекне сетка белән ябарга, азык савытына сироп салырга, су куярга. Умарталарны кабат үз урыннарына кайтаруны эшкәртелгән баллы үсемлекләр чәчәк атып беткәч башкарырга мөмкин, әмма ул эшкәртү тәмамланганнан соң 7-10 көннән дә иртәрәк булмаска тиеш.
Әлеге Инструкциянең 3.1.6 пункты нигезендә, кайсы ведомствога каравына бәйсез рәвештә, һәр умарталыкта һәм һәвәскәр умартачының умарталыгында ветеринария-санитария паспорты булырга тиеш (СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Дәүләт ветеринария берләшмәсе (ГУВ) тарафыннан 10.04.80 расланган). Паспорт исәпкә алу документы булып санала. Паспортта түбәндәгеләр булырга тиеш: умарталыкка тасвирлама, аның ветеринария- санитария торышы, эпизоотик вәзгыять, лаборатор тикшеренүләр күрсәткечләре, башкарылган дәвалау-профилактикалау чараларының нәтиҗәләре. Паспорт өлкән умартачыда яисә умарталык хуҗасында тора һәм ул ветеринария белгече таләбе буенча күрсәтелә.
Пестицидлар куллану технологиясен һәм регламентлар таләпләрен катгый үтәү өчен җаваплылык авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары белгечләренә, шулай ук пестицидлар һәм агрохимикатлар кулланучы хосусый затларга йөкләнә. Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эш итү кагыйдәләрен бозган өчен 2001 елның 30 декабрендәге 195-ФЗ номерлы Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 8.3 һәм 8.6 статьялары нигезендә административ штраф салу карала.
Моннан тыш, шәхескә яисә граждан мөлкәтенә китерелгән зыян, шулай ук юридик зат мөлкәтенә китерелгән зыян Россия Федерациясе Граждан кодексы нигезендә тулысынча зыян китергән зат тарафыннан кайтарылырга тиеш.
Шуны да әйтергә кирәк, челтәр элемтәсенең база станцияләре нурланышы һәм бөҗәкләрнең паразитар авырулары да умарталар үлүгә сәбәп булырга мөмкин. Бал кортлары һәлак булган һәр очракта умарталыкларга китерелгән зыянның сәбәбен төгәл ачыкларга кирәк.
Фото: rshc.tatarstan.ru
Чыганак: rshc.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев