Дога белән искә алыйк...
Бөек Җиңү көнен билгеләп үткәндә истәлекләр барлана, ветераннар хөрмәтләнә. Безнең илебездә сугыш ачысы кагылып узмаган гаилә бармы икән ул? Юктыр, мөгаен. Безнең нәселдә дә Бөек Ватан сугышы тирән эзен калдырган. Кадерле әтием Нәҗип Әсәдулла улы Әсәдуллинга мең газаплы фронт юлларын гизәргә туры килгән. Бу көннәрдә аның белән бәйле истәлекләр кабат күңелемдә яңара.
Әтием тумышы белән Мишәбәш авылыннан. Гади колхозчы гаиләсендә туган. Югары Утар авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаган. Сугышка кадәр Шәмәрдән ашлык кабул итү пунктында хисапчы булып эшләгән. 1943 елда фронтка алынган һәм офицер буларак, күпләгән илләрне фашистлар изүеннән азат итүдә катнашкан. Ул 1нче Украина фронтында 1280нчы укчы полкының взвод командиры була. Фронттан бик күп орден- медальләр яулап, исән имин туган якларына әйләнеп кайта. Кайткач, Арча ашлык кабул итү элеваторында баш бухгалтер булып эшли, алга таба аңа хезмәт юлын Чүриле райкомында дәвам итәргә туры килә. Чүриле районы бетерелгәч, 1956 елда КПССның Саба райкомында гомуми бүлек мөдире итеп билгеләнә һәм лаеклы ялга киткәнче шунда эшли. Әтиемнең хезмәт биографиясендә тагын бер сәхифә бар. Ул “Җиңү байрагы” газетасының дубляж бүлегендә – “Знамя победы” газетасында тәрҗемәче булып эшләде. Димәк, район матбугаты эшен җәелдерүдә аның да күпмедер өлеше бар дигән сүз. Әнием Әминә белән алар 4 ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызганычка каршы, бүгенге көндә 4 абыем да әти белән әни янында мәңгелеккә күчтеләр. Әтием бик итагатьле, үзенә таләпчән, башкаларга игътибарлы, хезмәт сөючән, тыйнак кеше иде. Әгәр исән булса, бу көннәрдә 95 яшен билгеләп үткән булыр идек. Рухы шат булсын, бу искә алуым газиз кешемә һәм барлык якыннарыма дога булып барып ирешсен иде.
Илсөяр Закирова.
Байлар Сабасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев