“Без алты кыз үстек әнкәй белән...”
Авыр сугыш елларын кичкән әниебез- тыл һәм хезмәт ветераны Шәмселхәят Хәсән кызы да тормыш газапларын җиңәргә гаилә җылысы, туганлык хисләре, әти-әнисеннән күчкән тырышлык, хезмәт сөючәнлек булышты дип искә ала.
Ул 1927 елның 19 сентябрендә әбиебез Сабира белән Хәсән бабайның беренче балалары булып дөньяга килә. Әниебез артыннан тату гаиләдә бер-бер артлы тагын биш кыз бала- Мәгруфә, Мәрфуга, Саҗидә, Асия, Сәрвәри дөньяга аваз сала. Сабира әби белән Хәсән бабабызның куанычлары артканнан арта. Матур итеп дөнья көтәләр, терлекләр асрыйлар. Хәсән бабайның әтисе Зәйнетдин бабай данлыклы сәүдәгәр була. Ул атлар белән Казан, Арча,Теләче базарларында сәүдә итә. Алар станокларда капчык сугып тукымадан каплар, киндер эшкәртәләр, игенчелек белән шөгыльләнәләр. Мондый тормыш озакка бармый, тиздән болганчык заманалар башлана. Илдә Совет власте урнаша башлый. Зәйнетдин бабайның атлары, сарайлары колхоз милкенә күчә. Бабасының таланган байлыгыннан Хәсән бабайга йорты белән бер келәт кала. Хәсән бабай үсеп буй җиткәч, 1925 елда Сабира әбиебез белән никахлаша. Алар кавышып, шул алты кыз балалары белән матур гына гомер итеп ятканда, Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышка Хәсән бабай да беренчеләрдән китә. Сугыш башланганда әниемә 13 яшь була. Олы бала буларак, тормыш нужасы аның нәфис җилкәләренә төшә. Әбиебез һәм 5 кыз туганы белән ачлы-туклы көн күрә башлыйлар. Ул бик тырыш бала була, авылда ир-атлар бик аз булуы сәбәпле, үгезләр җигеп урманнан агач тарттыру да әле беләкләре дә ныгымаган кызларга кала. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшлиләр. Сабира әби дә сагышларга бирешеп авырый башлый. Әни бер сыныкка тилмергән чаклар күп булды, черек бәрәңге ашап, ачлы үлемнән чак исән калдык, дип искә ала ул елларны. Хәсән бабайдан фронттан килгән хатлар гына бераз тормышка җылылык өсти. “Сталинград сугышы бара, без дә шул фронтка кушылабыз”,- дип яза соңгы хатында бабай. Әмма шуның белән элемтә өзелә... Җиңү килә, ни кызганыч, Хәсән бабайга ул көннәрне күрү насыйп булмый инде. 6 кыз әтисез булсалар да, исән-имин үсәләр. 1952 елда әниебез Әтнә районы Үрнәк совхозында механизаторлар әзерләү курсында белем ала. Һәм шунда әтиебез Сөләйман белән танышып дуслаша. 1953 елда районнарда беренчеләрдән булып алар тимер тәгәрмәчле тракторда басуларны эшкәртә башлыйлар. Әниебез районда трактор йөртүче беренче механизатор кыз була. Әтиебез “1 май” колхозында 30 ел дәвамында тракторчы, комбайнчы булып эшләде, соңгы 20 елын янгын сүндерү эшенә багышлады. Әниебез белән 50 ел гомер кичереп, өч ул тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә әниебезнең догаларын тыңлап, аңа мең-мең рәхмәтләр укып яшибез. Хөкүмәтебез Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан аларга бик зур хөрмәт күрсәтте: медаль һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Әниебез бүгенге көнгә шөкер кыла, әтисен сугышта югалту ачысы белән генә килешә алмый. Ул аны «менә кайтып керер» дип озак еллар көтеп яшәде. Әниебезгә михнәтле елларны бергә кичкән, әмма авырлыклар каршында югалып калмаган биш сеңлесе дә гомер буе рәхмәт укып яшәделәр. Әле тагын озак еллар кадерле әниебезнең барлыгына куанып, гаиләләребез белән аның хәер-догасын тоеп яшәргә язсын иде безгә. Балалары, киленнәре, оныклары аңа сәламәтлек һәм озын гомер телиләр.
Мөдәрис Галимов.
Йосыф Алан авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев