15 июль 2019 яңалыклары
-
Татарстан халкы августта бер көнгә артыграк ял итәчәк
30 августта Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне билгеләп үтелә.
-
Табиблар балаларга карбыз һәм кавын ашату кагыйдәләрен искәртте
Белгечләр карбыз белән кавынның кабыгын кер сабыны, щетка белән юарга киңәш итә.
-
«Зиләйлүк» фольклор коллективы “Чатыр тауда җыен” фестивалендә
«Зиләйлүк» фольклор коллективы Азнакай шәһәрендә “Чатыр тауда җыен” халыкара фестивалендә катнашты
-
Автор-башкаручы Чәчкәнең гаиләсендә күңелсез хәл
Автор-башкаручы Чәчкәнең гаиләсендә күңелсез хәл. Җырчының әбисенә өченче тапкыр инсульт булган. «Хәлен яхшыртыр өчен табиблар да, үзебез дә барында эшләргә тырышабыз», — дип яза Чәчкә үзенең инстаграмында.
-
“Минеке тәрәзәне ачмаячак!”. Ялгышасыз: замана баласына акыл 5тә түгел, 21дә керә
Чыпчык куарга дип, тәрәзә төбенә менгән сабыйның кызыксынуы фаҗига белән тәмамланырга мөмкин. Быел җәй республикада 20 бала егылып төшкән, табиблар икесен коткарып кала алмаган. Узган ел 53 бала төрле бәхетсезлек очракларының корбаны булган. Кичә җәйге чорда балалар имгәнү сәбәпләренә багышланган матбугат очрашуында белгечләр әнә шундый күңелсез саннар китерде.
-
Казанда күпфатирлы йортны шартлату белән янаган ирне кулга алдылар
Гадәттән тыш хәл аркасында күпфатирлы йортның бер подъездын эвакуацияләделәр.
-
КФУ галиме: Июльнең икенче яртысы беренчесенә караганда җылырак булачак
Алдагы көннәрдә республикада җылы булачак, әмма эссе һава торышы көтәргә кирәкми, диде Юрий Переведенцев.
-
Урта Саба авылында "Балалар Сабантуе"
2019 нчы елның 14 июлендә Урта Саба авылында "Балалар Сабантуе" бәйрәме булып узды.
-
“Мин ышанам: алар кайтыр!” Өзгәләнсә дә, Айгөл яхшыга өметләнә
“Болгар кызлары” төркеме җырчысы Айгөл Зәйнуллина җәй башыннан бирле балаларын элеккеге ире алып китте дип өзгәләнә. Без Айгөлнең язмышын газета битләренә бәян итмәсәк тә, аның белән элемтәдә булдык. Кайбер җитәкчеләр белән элемтәгә керергә булыштык. Әмма Айгөлнең күңеле әле дә тыныч түгел.
-
Рөстәм Миңнеханов Башкортстандагы авариядә зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә кушты
Зыян күрүчеләрнең бер өлешен санитар авиация белән Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерәчәкләр.
-
Башкортстанда Чаллыга юл тоткан автобус авариягә юлыгып, алты кеше үлгән һәм җидесе зыян күргән
Автобуста 39 пассажир һәм машина йөртүче булган.
-
Татарстанда яшенле яңгыр, боз явуга бәйле рәвештә шторм кисәтүе игълан ителде
Начар һава торышы көн дәвамында һәм кич буе сакланачак.
-
Татарстанда бал кортларының үлүе кәбестә күбәләгенең күпләп үрчүе белән бәйле
Быелгы җәйдә Татарстанның барлык районнарында да диярлек бал кортларының күпләп үлүе күзәтелә.
-
Стюардесса булып эшләгән, Чаллы кызын кем үтерүе билгеле булды
Мәскәү тикшерүчеләре 23 яшьлек стюардесса Альбина Мөхәммәтҗанованы буып үтергән кешене тапканнар. Ул Мәскәүдә яшәүче 25 яшьлек Никита Денин исемле егет булып чыга.
-
Теле барның – гомере бар. “Кызыл китап”ка кермәскә иде
Газета укучыларны ярты гасыр элек яралган иске яңа төшенчә белән таныштырып китәсе килә. Лингвоцид – кайсы да булса халык сөйләшкән телне административ, сәяси, икътисади чаралар кулланып үтерү, юкка чыгару. Барыбыз да белгән геноцидтан аермалы буларак, лингвоцид кешене физик яктан юк итми, әмма ләкин туган теленнән читләштерә торган шартлар тудырып, аны үз лөгатеннән аера.