Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда күпфатирлы йортны шартлату белән янаган ирне кулга алдылар

Гадәттән тыш хәл аркасында күпфатирлы йортның бер подъездын эвакуацияләделәр.

Фатирына бикләнеп, йортны шартлату белән янаган ирне кулга алганнар. Бу хакта гадәттән тыш урыныннан “Татар-информ” корреспонденты хәбәр итте.

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында әйтүләренчә, гадәттән тыш хәл бүген, Минск урамындагы йортта булган.“Бүген Казанның “Азино-2” полиция бүлегенә, Минск урамындагы күпкатлы йортта яшәүче ирнең үз фатирында бикләнүе һәм газ конфоркаларын ачып куюы турында хәбәр иттеләр. Йортта яшәүче 39 кеше эвакуацияләнгән, газ колонкалары ябылган. Хәзерге вакытта ирне кулга алганнар һәм полиция бүлегенә алып килгәннәр”, - диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

  • Бүген көндез, Минск урамы 44 нче йортта яшәүче ир фатирына бикләнеп, йортны шартлату белән янады.

Йортта яшәүчеләр газ исен сизүләрен һәм экстрен хезмәтләргә шалтыратуларын сөйләделәр. Соңрак алардан фатирларыннан чыгуны сорадылар.

Фото: Елена Кривопатре

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев