15 октябрь 2014 яңалыклары
-
Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары, студентларның стипендияләре артачак
РФ Президентының «май Указлары» нигезендә, бюджет өлкәсендә эшләүче аерым категория хезмәткәрләрнең хезмәт хакы 2015 елның 1 октябреннән 5 процентка, 2016 нчы елның 1 октябреннән 4,5 процентка, 2017 нче елның 1 октябреннән исә 4,3 процентка артырга тиеш. Студентларның стипендия күләме артуы да көтелә. Киләсе елның 1 сентябреннән стипендияләр 5 процентка артырга...
-
Игътибар: Татарстанда 17 яшьлек кыз хәбәрсез югалган [фото]
Россия эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге ТРның Буа районы Түбән Наратбаш авылында 1996 елның 16 декабрендә туган, Азнакай районы Әлкәй авылында теркәлгән, 2014 елның 22 сентябрендә өеннән чыгып китеп хәбәрсез югалган Садыйкова Гөлинә Айзат кызын эзли. Аерым билгеләре: карап торышка 18-20 яшь, буе 155-160 см, тән төзелеше уртача,...
-
Татарстанда ир алты яшьлек үги кызын көчләгән
РФ Тикшерү комитетының Әлмәт шәһәре буенча бүлеге 6 яшьлек һәм 15 яшьлек кызларны көчләү факты буенча тикшерүләр алып бара. Тикшерү фаразлары буенча, беренче очракта, соңгы ике ел дәвамында үги ата 6 яшьлек кызга карата җенси характердагы көч кулланган. Ә 15 яшьлек кызны көчләүчеләрнең әлегә шәхесе ачыкланмаган. Яшүсмер кыз явыз ниятлеләр...
-
Теләче районында җәяүлене бәрдергәннәр [+фото]
10 октябрь көнне иртәнге 3 сәгать 40 минутта Мәскәү-Уфа юлының 892 чакрымында ГАЗ-2834 машинасы шоферы Уфа ягыннан Мәскәүгә таба хәрәкәтләнгәндә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламый һәм юл уртасыннан ук баручы җәяүлене бәрдерә. Нәтиҗәдә, 1986 елгы җәяүле һәлакәт урынында җан бирә. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре алып барыла. Мәгълүмат...
-
Быел районда “Гриппол”, “Гриппол плюс” вакцинасы 7995 кешегә ясалачак
Көзнең яңгырлы, салкын, шул ук вакытта дымлы һава торышы сакланган чорында салкын тиеп авыру очраклары да еш күзәтелә. Кискен респиратор вирус инфекцияләре (ОРВИ) бер кешедән икенчесенә һава-тамчы юллары аша күчә. Саба үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Резеда Фәттахова әйтүенчә, һәр атнаны хастаханәгә мөрәҗәгать иткән авыруларның 20-25енә ОРВИ диагнозы куела. Көннәр салкынаю белән...
-
Безнең районнан армиягә һәм флотка 50гә якын егет озатылачак
1 октябрьдән Россиядә көзге чакырылыш башланды. Егетләрне хәрби хезмәткә озату 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Көзге чакырылышта 4 меңнән артык татарстанлы солдат каешы буарга әзерләнә. Безнең районнан армиягә һәм флотка 50гә якын егет озатылачак.