16 февраль 2021 яңалыклары
-
Ашарга яраклы көпшәләр: Татарстанда бодайдан пластика җитештерә башлыйлар
Казанда «CLEAPL» предприятиесендә көйләү-җайлау эшләре төгәлләнде, биредә биотаркала торган көпшәчекләр җитештерү планлаштырыла. Продукциянең үзенчәлеге шунда:мондый көпшә аркылы сок яки лимонад эчкәч, без аны чүп чиләгенә ташламыйбыз, ә...ашап җибәрәбез.
-
Рөстәм Миңнеханов: белгечләр безнең вакцина — иң уңышлы, дип раслый
Covid-19дан прививкаланучыларның Татарстанда бернинди тайпылышлар да юк.
-
2021 ел сезонында Саба муниципаль районының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча чемпионаты
15 нче февральдә МБУ "Спорт комплексы" нда хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты уеннары булып узды.
-
Башкортстан җырчысы Элвин Грей Татарстанда барлык концертларны да гамәлдән чыгарды
Элвин Грей тәхәллүсе астында чыгыш ясаучы Башкортстан артисты Радик Юльякшин күрше Татарстанда концертларны гамәлдән чыгару турында хәбәр итте.
-
Инсаф – өченче призер
Минзәлә шәһәрендә Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышлап 13-15 февральдә үткәрелгән ачык көрәш турнирында Саба районы командасыннан “Олимп” мәктәбендә шөгыльләнүче Инсаф Габдерахманов 60 килограммга кадәрге үлчәүдә III призер булды.
-
«Мәхәббәт: бер сүз эчендә чиксез галәм» дип исемләнгән әдәби кичә
14 февраль көнне яраткан, кадерле кешеләр бер - берсенә бүләкләр бирәләр, мәхәббәт сүзләре һәм теләкләр язылган махсус открыткалар бүләк итәләр. Изге Вәли көнен – бөтен дөнья буенча барлык гашыйклар билгеләп үтә. Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе дә 15 февраль көнне яраткан укучыларына “Мәхәббәт: бер сүз эчендә чиксез галәм” дип исемләнгән мавыктыргыч, әдәби кичә бүләк итте.
-
«Закон территориясе» республика конкурсы үткәрү турында
Җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә, яшүсмерләргә һәм яшьләргә хокукый тәрбия бирүгә, хокук бозуларны профилактикалауга зур өлеш керткән муниципаль районнарның, авыл җирлекләренең, предприятие һәм оешма, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең, физик затларның уңай тәҗрибәсен җәмәгатьчелек тарафыннан тану, бүләкләү һәм тарату максатыннан ел саен «Закон территориясе» республика конкурсы үткәрелә.
-
СалаваTIK — Чума үрдәк
Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!
-
Диния нәзарәте мөселманнарга коронавирустан вакцина ясатырга рөхсәт ителү турында хәбәр итә
ТР мөселманнары Диния нәзарәте эпидемияләр чорында халыкка вакцина ясау мәсьәләсен шәригать ягыннан, шулай ук вируслар һәм йогышлы авырулар белән көрәшү буенча бөтенроссия тәҗрибәсен өйрәнде. Алынган мәгълүматлардан чыгып, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте халыкны, шул исәптән мөселманнарны да, яңа коронавирус инфекциясеннән саклау максатыннан, вакцина ясату өлкәсендә заманча казанышларны куллануның рөхсәт ителүе турында хәбәр итә.
-
Олы Кибәче авыл җирлегендә 90 яшьлек юбиляр
Олы Кибәче авылында яшәүче Камалова Сания Гасыйм кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны РФ Президенты Путин В.В. һәм Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Р.Н. исеменнән авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К. котлады. Бәйрәмгә шулай ук юбилярның балалары, оныклары, туганнары җыелган иде.
-
"Mad Wave Classic 2021"йөзү буенча бөтенроссия ярышлары
Казанның Су спорт төрләре сараенда 12-14 февральдә йөзү буенча "Mad Wave Classic 2021"Бөтенроссия ярышлары старт алды. Бу ялларда Россиянең утыздан артык төбәгеннән 780 спортчы «озын» су буенча традицион бөтенроссия ярышлары призлары өчен көч сынашты. Ярышларның беренче көнендә 56 комплект медаль уйнатылды.
-
Татарстан синоптиклары бу атнадагы иң салкын көн турында әйтте
Белгечләр республикага аномаль салкыннар килүне арктик циклон белән бәйле дип саный.
-
Мәктәп укучыларының физик тәрбия фәне буенча бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы
11-14нче февральдә физик тәрбия буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы узды. Сәләтле балалар интернат-мәктәбе укучылары Закирова Регина (8нче сыйныф), Борһанова Ләйсән (11нче сыйныф), Сабиров Мурат (10нчы сыйныф), Галявин Әмир (11нче сыйныф) (укытучысы Вафин Л.Р.) әлеге олимпиаданың җиңүчеләре булдылар.
-
Туры эфирда COVID-19 вакцинациясе турында фикер алышачаклар
16 февральдә беренче тапкыр ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Диана Абдулганиева турыдан-туры эфирда COVID-19 вакцинациясе турында фикер алышачак һәм татарстанлыларның актуаль сорауларына җавап бирәчәк.
-
Шекше авылында яшәүче Гайнанова Асия апага - 90 яшь
14 февраль көнне Шекше авылында яшәүче Гайнанова Асия апага 90 яшь тулды. Юбилярны истәлекле дата белән Шекше авыл җирлеге башлыгы Хәйртдинов Р. Р. һәм «Игенче» ҖЧҖ директоры А.З. Зарипов котладылар.