16 декабрь 2019 яңалыклары
-
“Чәйдә кунакта”
15 декабрьдә Югары Шытсу мәдәният йортында Халыкара чәй көненә “Чәйдә кунакта” дип аталган күңел ачу программасы оештырылды. Чәй төрләреннән күргәзмә куелды. Программа “Чәй эчәбез бергәләп” җыры белән башланып китте. Чара барышында алып баручы чәй эчү гадәтенең килеп чыгышы белән таныштырды, чәйнең файдалы үзлекләре турында сөйләде. “Дулкын”, “Фикердәш” клубы членнары җырлар, юмористик номерлар белән чыгыш ясадылар. Чара чәй өстәле артында чәй пешерү рецептлары белән бүлешеп, музыкаль конкурслар, биюләр белән тәмамланды.
-
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Тукай районында «Кооперацияне нәтиҗәле үстерү атнасы»на чакыра
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы барлые теләүчеләрне 17-18 ноябрьдә Тукай районында узачак районында «Кооперацияне нәтиҗәле үстерү атнасы» чарасына чакыра.
-
Казанда авариягә очраган машиналарның берсе янәшәдә басып торган хатынны имгәткән
Юл һәлакәте Восстание урамында килеп чыккан.
-
«ТАТНЕФТЬ ҖЫЕЛМАСЫ» – ЮГАРЫ ЛИГАДА ВИЦЕ-ЧЕМПИОН!
Татарстан командасы КВНның Югары Лигасында җиңүгә иреште. Уенда барлыгы биш команда катнашты. Алар: Сургутның – «Борцы. Северный десант», Әлмәтнең – “Татнефть” җыелмасы, Төмән өлкәсенең – «Nаполеон Dинамит», Красноярскның – «Так-то», Мурманск өлкәсенең Снежногорск җыелмасы командалары.
-
Дөньяда иң куәтле илләр исемлеген төзегәннәр
Рейтингта беренче - АКШ, икенче - Россия, өченче - Кытай, Германия, Бөек Британия, Франция, Япония, Израиль, Согуд Гарәбстаны һәм Көньяк Корея беренче унлыкка кергән.
-
«Казан» Гаилә үзәге янындагы төп чыршы 26 декабрьдә ачыла
Чыршыны бизәү өчен 93 мең яктылык диоды, 12 ут «пушка»сы һәм 640 гирлянда кулланылган.
-
«Мичәнбашым-туган ягым» ял кичәсе
15 декабрь көнне Мичәнбаш авыл клубы мөдире китапханәче белән берлектә ТАССРның 100-еллыгына багышланган «Мичәнбашым-туган ягым»дип исемләнгән ял кичәсе үткәрделәр. Чара барышында татар халык җырлары яңгырады, эчтәлекле шигырьләр укылды. Ә иң истәлеге-кич утыру... Бу кичәдә яшьлек еллары, күңелле мизгелләр, шигъри юллар искә алынды.
-
Киләсе елга иң кирәкле булачак һөнәрләр исемлеге билгеле
Югары квалификация таләп итә торган белгечлекләр арасында IT-технологияләр белән бәйле һөнәрләргә ихтыяҗ зур.
-
Ришат Төхвәтуллинга "Татарстанның атказанган артисты" исеме бирелде
Танылган җырчы Ришат Төхвәтуллиннга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җырчыга мактаулы исем бирү Указын ноябрьдә үк имзалаган.
-
“Кич утыру”
Тенеки авыл клубында атна саен традициягә кергән “Кич утыру”лар дәвам итә. 13 декабрь көнне кич утыру - “Яңа елга әзерлек” буенча узды. Бәйрәмдә уйнатыласы уеннар барланды, җыр-биюләр турында сөйләшенелде. Бәйрәм вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде. Ахырда бәйрәм чыршысы бизәлде.
-
«Экология» илкүләм проекты буенча Болгарда суалгыч ел азагына кадәр төзекләндереләчәк
Биш елдан соң татарстанлыларның 95 проценты эчә торган чиста су белән тәэмин ителгән булачак.
-
Киберспорт буенча Россия кубогында Татарстаннан 14 яшьлек үсмер көмеш медаль яулады
14 яшьлек Гадел Бәширов Clash Royale дисциплинасында чыгыш ясады.
-
Рөстәм Миңнеханов Сергей Шойгуның урынбасары белән хоккей уйнады
Тимур Иванов Россия оборона министры урынбасары вазифасын 2016 елдан бирле били.
-
«Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр картлар йортында булдылар
11 декабрь көнне приютта тәрбияләнүчеләр картлар йортында булдылар. Мохтаҗ һәм ялгыз кешеләр турында кайгырту җәмгыятебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора һәм өлкән яшьтәге кешеләргә яшәү өмете бирә. Балалар һәм өлкәннәр бергәләп кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс уздырдылар. Балалар бик теләп әби-бабайларга ярдәм иттеләр, кайгыртучанлык һәм хөрмәт күрсәттеләр. Өлкәннәр балаларны күреп бик шатландылар һәм аларның кабат килүләрен көтеп калдылар.
-
Кардиолог йөрәк сәламәтлеген саклау буенча киңәшләр бирде
Даими күнегүләр һәм туклану режимын үтәү йөрәк авыруларыннан саклану өчен кирәк. Шул турыда Дюссельдорфта Сана хастаханәсенең медицина клиникасы баш табибы – кардиолог Торстен Дилл искәртте. Бу хакта Focus немец басмасына сылтамасы белән РИА Новости хәбәр итә.