16 декабрь 2019 яңалыклары
-
Иртәгә юеш кар һәм бозлавык көтелә
Төнлә Татарстан буенча урыны белән буран булырга мөмкин.
-
Элвин Грей Түбән Камада күкрәк балалары өчен ясле төркеме ачарга ярдәм иткән
Биредә Татарстанда беренче булган ясле төркеме ачылды.
-
Татарстан психологы ата-аналарга балалар белән аралашу өчен киңәш бирде
Психолог чикләүләр аңлаешлы һәм ачык булырга тиешлеген искәртә.
-
ФЕСТИВАЛЬ - БӘЙГЕ
Әлфия Авзалова - танылган татар җырчысы. Ул Татарстан АССР ның Атказанган артисткасы,Татарстан АССР наң Халык артисткасы,РСФСР ның Атказанган артисткасы,Татар филармониясе җырчысы,Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен" ордены белән бүләкләнгән. Ә.Авзалова хөрмәтенә менә икенче ел инде фестиваль-конкурс үткәрелә.
-
Казанда төнлә кыйммәтле ике чит ил машинасы янды
Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгын транспорт чарасын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан.
-
Татарстанның өч спорт корылмасы Россиядә иң яхшылар исемлегенә керде
Татарстан Республикасының берьюлы өч спорт объекты Россия Спорт министрлыгы ярдәмендә үткәрелә торган «Арена» илкүләм бәйгесе нәтиҗәләре буенча иң яхшылар арасына керде. Конкурсны оештыручыларның йомгаклау матбугат релизында шул хакта хәбәр ителә.
-
«Татар-информ» Мөхәммәт Мәһдиевне искә алу кичәсен онлайн күрсәтә
Әдәби-музыкаль кичә бүген 18:30 сәгатьтә булачак.
-
Россиядә инсульт кичергән авырулар бушлай дарулар алачак
Дарулар белән бушлай тәэмин итү 2020 елдан башланачак.
-
Бельгиядә Урта диңгез буенда татар егете тормышы турында видеоклип төшерелде
Фильмда Испаниягә ял итәргә килгән түбәтәйле татар егетенең маҗаралары күрсәтелә.
-
"Кар чанасы" операциясе уза
2019 елның 16 декабреннән 30 декабренә кадәрге чорда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгының 2019 елның 10 декабрендәге 01-05/290-пр номерлы боерыгы нигезендә "Кар чанасы-2019" профилактик операциясе уздырылачак.
-
Бишбармак рецепты
Бишбармак ашаганыгыз бармы? Татарларда бәлеш нинди дәрәҗәгә ия булса, казахларда, башкортларда шундый дәрәҗәгә ия сый санала ул. Кыш көне ашар өчен бик шәп ризык. Пешерүе дә авыр түгел.
-
2019 елда Татарстанда ипотека алучылар саны кимегән
Бер ел эчендә республикада 106 мең ипотека килешүе теркәлгән – бу 2018 елга караганда 12 процентка азрак.
-
Роман Шаронов “Рубин”ның тренеры вазыйфасыннан китә
“Рубин” якларның үзара ризалыгы буенча тренер Роман Шаронов һәм аның тренерлык штабы белән хезмәттәшлекне туктата. Бу хакта Казан клубының матбугат хезмәте хәбәр итә. “Клуб үсешенә белгечләрнең өлешен бәяли, башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерә һәм алдагы карьерасында уңышлар тели!” – диелә хәбәрдә. Роман Шаронов төп команда белән бу сезон башында эшли башлаган иде.
-
Росгвардиячеләр Казанда заводка илтүче юл төзелешенә комачаулык итүчеләрне тоткарлады
19 кешене Яшел Үзән полиция бүлегенә алып киттеләр, аларга карата административ материаллар төзеләчәк.
-
2020 елда Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр дүрт процентка артачак
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром сүзләренчә, бүгенге көндә тарифлар белән бәйле 763 карарның күпчелеге кабул ителгән.