Иртәгә юеш кар һәм бозлавык көтелә
Төнлә Татарстан буенча урыны белән буран булырга мөмкин.
17-нче декабрьдә Казанда болытлы һава торышы көтелә. Көндез юеш кар явачак, юлларда бозлавык көтелә. Җил төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан, талгын.
Һава температурасы төнлә ТР башкаласында минус 2-4 градус булачак, көндез температура минус1дән + 1 градуска кадәр булачак.
Республикада шулай ук юеш кар көтелә, кайбер районнарда, урыны белән көчле бозлавык, төнлә буран булуы ихтимал. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 1-дән 6 градуска кадәр салкын, көндез – минус 3-тән +2 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Фото: kzn.ru
Чыганак: kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев