Эзмәдә яшәүче Борис Баһаветдинов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Котлаулар

Эзмәдә яшәүче Борис Баһаветдинов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Эзмә авылында яшәүче, гомере буе район ветеринариясендә эшләгән Борис Борһан улы Баһаветдинов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырдылар.

Эзмә авылында гомер кичерүче, гомере буе туган ягына тугры хезмәт иткән мал табибы Борис Борһан улы Баһаветдинов үзенең олуг бәйрәмен — 90 яшьлеген каршы алды. Бу дата — фидакарь хезмәтнең, һөнәри осталыкның һәм кешелеклелекнең матур нәтиҗәсе.

Күркәм вакыйга уңаеннан юбилярны котларга районның мәртәбәле кунаклары килде. Алар арасында:

  • Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова;
  • Саба ветеринария берләшмәсе башлыгы Зөлфәт Ганиев;
  • Авыл җирлеге башлыгы Райнур Әхмәтов бар иде.

 Борис аганы күркәм юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Аңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, имин һәм бәрәкәтле, озын гомер телибез. Киләчәктә дә балаларыгызның, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен күреп, шулай матур гомер кичерергә насыйп булсын!


Нет комментариев