Саба районында мәктәп укучылары арасында «Сити-фермерлык» буенча чемпионат узды
Яңалыклар

Саба районында мәктәп укучылары арасында «Сити-фермерлык» буенча чемпионат узды

Сабада «Оста-Саба» район чемпионаты кысаларында мәктәп укучылары арасында «Сити-фермерлык» компетенциясе буенча җиңүчеләр билгеле булды.

  Чемпионат барышында укучылар авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз осталыкларын сынап карадылар. Бу чемпионат укучыларның белемнәрен тикшереп кенә калмады, аларны гамәлдә кулланырга да ярдәм итте.  Конкурс йомгаклары буенча нәтиҗәләр түбәндәгечә:

5-7 сыйныф укучылары арасында:

  • I урын - Сабитова Зилия, Эзмә урта мәктәбе укучысы;
  • II урын - Гыймадиева Азалия, Саба гимназиясе укучысы;
  • III урын - Бикеев Әлфәт, «ОНИКС» мәгариф үзәге укучысы.

8-11 сыйныф укучылары арасында:

  • I урын - Халилова Зөлфина, «ОНИКС» мәгариф үзәге укучысы;
  • II урын - Арстамбеков Ильяс, Эзмә урта мәктәбе укучысы;
  • III урын - Сөнгатуллина Әнисә, Түбән Шытсу төп мәктәбе укучысы.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!


Нет комментариев