Сабаның «Шатлык» балалар бакчасы капиталь ремонттан соң кабат үз ишекләрен ачты
Район яңалыклары

Сабаның «Шатлык» балалар бакчасы капиталь ремонттан соң кабат үз ишекләрен ачты

Бина заманча материаллар белән тышланып, балалар һәм хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар тудырылды.

Сабаның "Шатлык" балалар бакчасында күптән көтеп алынган күңелле вакыйга. Капиталь ремонттан соң ул кабат үзенең ишекләрен ачты. 2004 елда кулланылышка тапшырылган бинада капиталь ремонт башкарылды. Эш барышында түбә, тәрәзәләр, ишекләр, идән, стеналар яңартылды. Су, канализация, җылыту, ут системалары алышынды. Беренче этаждагы төркемнәрнең киенү-чишенү, уен, йокы бүлмәләре идәннәре жылытылды.

Бина заманча материаллар белән тышланып әйләнә тирәгә ямь, матурлык биреп балкып тора. Бакча ачылуга әти-әниләр, хезмәткәрләр, бигрәк тә балалар сөенде. Җәй буена аерылып торган балалар дусларын, иптәшләрен шатланып каршы алдылар. Бакчабыз җылы, якты, уңайлы, чиста, иркен. Тәрбия һәм белем бирү өчен барлык шартлар, уңайлыклар тудырылган. Бакчаны төзекләндерү өстендә эш алып барган барлык җитәкчеләргә, эшчеләргә, бер эштән дә куркып тормыйча, җыю-җыештыруда катнашкан хезмәткәрләргә рәхмәтебезне җиткәрәбез, уңышлар теләп калабыз. ,- диләр хезмәткәрләр.


Нет комментариев