Саба шәһәр җирлеге җыенында республиканың Электрон мактау тактасы геройлары билгеле булды
Котлаулар

Саба шәһәр җирлеге җыенында республиканың Электрон мактау тактасы геройлары билгеле булды

Җыен барышында иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе — республиканың Электрон мактау тактасына кертелгән райондашларыбызны тәбрикләү булды.

Район мәдәният йортында узган Саба шәһәр җирлеге җыенында  республиканың Электрон мактау тактасына кертелүчеләр тәбрикләнде. Район башлыгы Рәис Миңнеханов таныклыкларны күпфункцияле үзәк филиалы начальнигы Алсу Баһмановага, “Аш-су” җәмгыяте директоры Әлфизә Исламовага, финанс-бюджет палатасы каршында үзәкләштерелгән бухгалтериянең бүлек начальнигы Ленар Фәйзетдиновка тапшырды. Электрон мактау тактасына 115 райондашыбыз  кертелгән.

 


Нет комментариев