Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгын транспорт чарасын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан.
Бу төндә Казанда кыйммәтле ике чит ил машинасы янган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген төнлә Казанның «Урман шәһәрчеге» торак комплексында берьюлы ике чит ил машинасы — «Мазда 6» һәм «Мерседес» янды. Янгын япон җиңел машинасын тулысынча юкка чыгарган. «Мерседес» автомобиленә нык зыян килгән - аның бамперы, багажнигы һәм арткы канатлары эреп төшкән.
«Янгын мәйданы 3,5 квадрат метрны тәшкил итте. Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәде», — диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Янгын транспорт чарасын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан.
Фото: очевидцы
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев