17 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Чыршылы, әби-бәбиле һәм...казлы бәйге
Яңа ел җиткәндә күңел ниндидер могҗиза көтә. Яшең биштә булсынмы, унбиштәме, кырыктамы - анысы мөһим түгел. Балачактан күңелгә шулай салынган – Кыш бабай, әйтерсең, синең өчен генә махсус сюрприз әзерләп куйган.
-
Спорт яңалыклары
12 гыйнвар көнне Иләбәр авылының чаңгы трассасында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чаңгы ярышлары узды. Анда районыбызның 100 гә якын һәвәскәр спортчысы катнашты. Шәмәрдәннең “Яшьлек” яшьләр мәдәни спорт узәге оештырган әлеге ярышларда призлы урыннар мәктәпләрнең I-IV, V-IIX, IX-XI сыйныф укучылары һәм зурлар арасында аерым билгеләнде. Ярышка килүчеләрне Саба муниципаль районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов һәм Эзмә авыл җирлеге башлыгы Альмир Шәйхетдинов сәламләде. Соңыннан җиңүчеләргә акчалата призлар тапшырылды.
-
Рөстәм Миңнеханов Давоста РФ делегациясе составында бердәнбер төбәк җитәкчесе булачак
Татарстан Президенты форумның кайбер секцияләрендә катнаша, шулай ук зур компанияләр җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрәчәк.
-
Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» XI Халыкара телевизион конкурсына гаризалар кабул ителә башлады
2019 елның декабреннән Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» XI Халыкара телевизион конкурсына гаризалар кабул ителә башлады.
-
Татарстанда «Экология» проекты буенча урманнарны саклауга 200 млн сум тотылачак
Быел республикада 4,8 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу, 11 мең тонна орлык һәм 30 млн үсенте әзерләү планлаштырыла.
-
Саба – Ляншань-ийск дуслаша
Сәнәгатьтә дөньякүләм яңа технологияләрне куллану, социаль культура өлкәсендә заманча алдынгы методикалар белән тарихи белемнәрне күтәрү, үзара хезмәттәшлекне булдыру максатында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов белән Кытай Халык Республикасының Сычуань провинциясе Ляншань-ийск автономияле округы вице-губернаторы Сяо Чунь ике арада туганлык мөнәсәтбәтләре урнаштыру омтылышы турында беркетмәне имзаладылар.
-
Игорь Николаев Питрәч кызына синтезатор бүләк иткән
Динә Камалиева «Теләкләр чыршысы» акциясе «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты кысаларында Мәскәүгә барган.
-
Искәндәр өчен тавыш бирегез
Бөтендөнья татар конгрессы икенче ел рәттән "Җәлил укулары" Халыкара әдәби бәйгесе уздыра. Аның беренче Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсендә булды. Саба мәдәният йортында үткән "Китап бәйрәме" чарасында бәйгедә катнашучыларга диплом һәм истәлек бүләге тапшырылды. Районыбыздан 56 катнашучының 12се зона турына үтте.
-
«Аерылам ди…»: җырчы Иркә киңәш сорый
Җырчы Иркә ир белән хатын мөнәсәбәтләренә кагылышлы фәлсәфи уйларга бирелгән. тамашачыларына киңәш сорап мөрәҗәгать итә. Бу адымга аны дус кызының шалтыратуы сәбәпче булган.
-
Имәннәр дә шаулап үсәр
Шушы сүзләр кергән оптимистик рухтагы җырны әле дә яратып тыңлыйбыз. Имәннәр - Татарстанның нефть һәм ак барс кебек символларының берсе ул.
-
Татарстанда һәр бишенче никах милләтара катнаш булып теркәлә
Узган ел республикада 24 меңнән артык пар кавышты.
-
День детских изобретений
Сначала вопрос: Знаете ли вы, что объединяет водные лыжи, меховые наушники, фруктовое мороженое на палочке и шрифт Брайля? Да, все эти очевидные сегодня предметы были изобретены детьми.