17 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты -интернатында «Чыршы белән саубуллашу” чарасы
Яңа ел – иң мавыктыргыч, әкияти һәм иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәмне бик күпләр зарыгып көтеп ала. Безнең балалар йортында тәрбияләнүче балалар өчен яңа ел – иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе ул. 2020 елның 14 гыйнвар көнне Югары Утар акылга зәгыйф балалар йортында тәрбиячеләр волонтерлар белән берлектә балалар өчен “Чыршы белән саубуллашу” исемле җырлы – биюле тамаша оештырдылар.
-
Хоккейчылар бозда очрашты
Балтач бозында ял көне ут күршеләр - Саба районыныӊ "Сабабаш" һәм Балтач районының "Норма" командалары хоккейчылары очраштылар. Мишә авыл җирлегенең «Сабабаш» хоккей командасы 2нче урынны алды. Соӊыннан һәр ике команданыӊ «Иӊ яхшы һөҗүмчесе», «Иӊ яхшы сакчы» һәм «Иӊ яхшы капкачы» дигән номинацияләрдә уенчыларына бүләкләр тапшырылды. Матур уен күрсәткән һәр команданыӊ уенчыларына зур рәхмәт!
-
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында елгалардагы куркыныч урыннар хакында сөйләделәра
Чулман елгасында Саконы авылы янында хасил булган ерымнарның зурлыгы 10 мең квадрат метрга җиткән.
-
Миңнеханов Рособрнадзор башлыгы белән Татарстанда мәгарифне үстерү хакында фикерләште
Сергей Кравцов белән очрашу Казан Кремлендә узды.
-
Казанлы ир-ат күпкатлы йорттагы янгыннан чыкканда пешкән
Янгын бүген Фрунзе урамындагы ике бүлмәле фатирда чыккан.
-
Дөнья күргән әниләр
Бу көннәрдә Миңгәр авылында яшәүче Сөембикә Мөхәмәди кызы Зиннурова һәм Шәмәрдәндә яшәүче Сәйдә Миннехуҗа кызы Латыйпова үзләренең 90 яшьлек зур юбилейлары уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итеп алдылар.
-
ЯБЫГУ ТУРЫНДА СЕЗ БЕЛМӘГӘН ФАКТЛАР
Ни өчен кайбер кешеләр күп ашый, тик тазармый? Ни өчен хатын-кызларга ябыгу ир-атлар белән чагыштырганда авыррак бирелә? Ни өчен төн җиткәч ашыйсы килә башлый? Аңлавыгызча, “Ни өчен?” сәхифәсенең бүгенге темасы – ЯБЫГУ.
-
Йөзьяшәр Хәкимә әби
16 гыйнварда районыбызның иң өлкән кешесе – Оет авылында яшәүче Хәкимә Әхмәтгалим кызы Закировага 103 яшь тулды. Бер гасырдан артык гомер яшәп, 100 яшьнең кеше гомере өчен чик түгеллеген раслаган Акъәбине туган көне белән район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде. Әбинең хәл-әхвәле, кызларыннан тормыш-көнкүреш мәсьәләләре турында белеште.
-
2019 ел нәтиҗәләре буенча, яхшы һәм сүлпән эшләүче муниципаль архивлар билгеле
Бу минутларда Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының коллегия утырышы бара.
-
Мини-трактор ясаган
Узган атнада буран чыгып, хәйран гына кар явып алды. Койма буйларында көртләр барлыкка килде. Димәк, көрәргә кирәк. Байлар Сабасында яшәүче Радик Мөхәммәдгалиев өчен бу, кем әйтмешли, ике тиен бер акча. Мини-тракторын кабызды да, тиз арада капка төбен каршыдагы күтәртелгән дамбага кадәр чистартып та куйды. Кулы белән кеше йорт мәшәкатьләренә әнә шулай күп вакыт әрәм итми шул.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан волейболчыларын котлады
Татарстан Президенты «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Казан»га рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды.
-
Каргинов экипажы ралли-рейд «Дакар»да җиңүче булды
Команда 12 этапны 46 сәгать 33 минут һәм 36 секундта үтәп чыкты.
-
Аэробика
Югары Шытсу авыл мәдәният йортында аэробика белән кызыксынучылар өчен күнегүләр өйрәнделәр. Иң башта аэробиканы ничек итеп сәламәтлеккә зыян китермәслек итеп эшләргә кирәклеге турында белешмә алдылар. Интернеттан аэробика белән беренче тапкыр шөгыльләнүчеләр өчен махсус видео яздырдылар, 45 минутлык күнегүләр җыелмасы эшләделәр. Клуб ишекләре теләге булган һәркем өчен ачык. Барыгызны да безгә кушылырга чакырабыз, үкенмәссез, чөнки вакытыгызны сәламәтлек өчен файдалы һәм кызыклы итеп үткәрерсез.
-
“ПОГОНЛЫЛАР”ГА ЫШАНЫЧ МӨҺИМ
Оперативниклар бар эштә дә оператив. Гадәттәгечә, узган елдагы эшчәнлекләренә Россия Эчке эшләр министрлыгының Са-ба бүлеге беренчеләрдән булып йомгак ясады. Киңәшмәдә район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты. Бүлек начальнигы Васил Исмәгыйлов үзенең чыгышында әйткәнчә, ел шактый киеренке булган. Эшчәнлекләрен I кварталда Федераль иминлек хезмәтенең республика идарәсе, II кварталда Россия Эчке эшләр министрлыгы комиссиясе тикшергән. Шунысы куанычлы, нәтиҗәләре уңай.
-
КАНИКУЛ КӨННӘРЕНДӘ – МӘЧЕТТӘ
Кышкы каникул көннәрендә Саба җәмигъ мәчетендә бәйрәм чарасы үткәрелде. Чын мөселманча килешле итеп киенгән ханымнар балалары һәм оныклары белән гыйбадәт йортына килделәр. Иң элек дога укып, Милади календаре буенча килгән Яңа ел тәбрикләвен ирештердек.