ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында елгалардагы куркыныч урыннар хакында сөйләделәра
Чулман елгасында Саконы авылы янында хасил булган ерымнарның зурлыгы 10 мең квадрат метрга җиткән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Татарстан елгаларындагы куркыныч урыннар хакында сөйләделәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Ерымнар һәм ачык сулар Казан шәһәре, Лаеш районы һәм Победилово бистәсендәге дачалар янында Идел елгасы акваториясендә күзәтелә.
Куркыныч урыннар республиканың Лаеш, Алексеевск, Мамадыш, Минзәлә, Тукай районнарында һәм Чаллы шәһәре янында Чулман елгасында да бар. Әйтик, Саконы авылы янында хасил булган ермакның зурлыгы 10 мең квадрат метрга җиткән. Күпчелек очракта елгада бозның калынлыгы биш сантиметрдан артмый.
Моннан тыш, бозда ярылган урыннар, ерымнар һәм ачык сулар Нократ елгасында (Мамадыш районы), шулай ук Мишә, Ык, Минзәлә һәм Зәй елгаларында да күзәтелә.
Куркыныч урыннарның тулы исемлеге Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
Фото: mchs.tatarstan.ru
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев