17 май 2019 яңалыклары
-
Президент спорт уеннарының финал этабы
15-17нче май көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә Президент спорт уеннарының финал этабы булып үтте.
-
Казанда урамнан барган вакытта чит ил автомобиле өстенә агач ауган
Гадәттән тыш хәл Халев урамында булган.
-
Казан түрәләре мәктәп ашханәләрен тикшерергә кереште
Башкарма комитет вәкилләре мәктәп ризыгында кайбер җитешсезлекләр тапты.
-
Татарстанда төнлә 2 градус җылы булачак
Синоптиклар яңгыр һәм көчле җил турында кисәтә.
-
Юбилеен билгеләп үтүче Элвин Грей хыялын сөйли
Бүген Элвин Грей 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Үзенең туган көне алдыннан җырчы Тatar-today порталына эксклюзив интервью бирде һәм үзенең зур хыялы белән уртаклашты. «Шоу-бизнеста Европа йолдызлары кебек югары дәрәҗәгә ирешергә телим, ә иң зур хыялым Мәскәүдә «Олимпийский» стадионын җыю» дип белдерде Элвин Грей.
-
Язы җәй төсле, җәе нинди булыр? Арчадан "халык синоптигы" һәм Казан галиме һава торышын фаразлый
И кинәндек инде бу көннәрдә эссегә! Башка елларны яшелчәләрне өстән җылы кофта, курткаларны салмый гына утырткан булсак, быел бакча эшләрен кызына-кызына башкардык. Җәй аена аяк басарга әле бер ай вакыт бар, ләкин кайберәүләр инде кызыну гына түгел, коену сезонын да ачып җибәрде. Язы җәй төсле булгач, җәеннән ни көтәсе? “ВТ” хәбәрчесе әлеге сорауга җавап табарга тырышты.
-
Республикакүләм ифтарга билетларны кайдан аласы билгеле булды
Хатын-кызлар стадионга Ямашев урамы ягындагы ишектән, ә ир-атлар Чистай урамы ягыннан керәчәк.
-
Җырчы Лилия Хаснулова: “Сәхнәдәге көндәшлектән курыкмыйм, чөнки…”
“Язларда табылдың сөйгәнем” җыры аша күпләргә таныш булган Лилия Хаснулова әлеге җыры белән татар телеканаллары хид-парадларына үтеп кереп, үз урыны өчен көрәшә. Җырның тарихын, клипны төшергәндә нинди хәлләр булганын, Лилиянең ни өчен сәхнәне сайлавын сораштырыр өчен, җырчының үзе белән аралаштык.
-
Хәерсез яңгыр. Чирмешән районында яшәүчеләрнең мунчалары агып киткән
Чебен дулаганнан тәрәзә ватылмый, диләр. Ә менә яңгыр яву аркасында, авылның асты өскә килергә мөмкин. Чәршәмбе көнне Чирмешән районының Иске Үтәмеш авылы әнә шундый хәлдә калган. Моннан тыш, табигать кыланмышы тагын берничә авылда күзәтелгән.
-
Казан шәһәрендә Ботенроссия АгроНТИ конкурсының региональ этабы узды
15-16 нчы май көннәрендә Казан дәүләт аграр университеты базасында Ботенроссия АгроНТИ конкурсының региональ этабы узды.
-
Минтимер Шәймиев Президент вазифасында Рөстәм Миңнеханов булуын югары бәяләде
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе һәм республиканың беренче Президенты «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында яңа кунак булды.
-
Татарстан халкына көчле җил вакытында өйдән чыкмаска киңәш итәләр
18 майда иртән һәм кич Татарстанда урыны белән төньяк-көнбатыштан секундына 18 метр тизлектә җил булачак.
-
Фирдүс Тямаев Elvin Greyны туган көне белән котлый
Фирдүс Тямаев инстаграм битендә Elvin Greyны туган көне белән котлап видео урнаштырган.
-
Июнь аенда ике көн өстәмә ял булачак
3 һәм 11 июньдә республикада яшәүчеләр бер сәгатькә кимрәк эшләячәк.
-
КҮҢЕЛЛӘРЕ КЫРГА АШКЫНГАН
Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре соңгы гектарларда алып барыла.