17 июль 2015 яңалыклары
-
Тагын коточкыч юл-транспорт һәлакәте [+фото]
Иртән Самара-Уфа-Чиләбе трассасында "Скании" һәм "җиделе" машиналары бәрелешә. Руль артында 48 яшьлек мәскәүле һәм Туймазыда яшәүче була. Җиңел автоомбильнең 1973 елгы шоферы һәм аның ике пассажиры, шул исәптән шофер хатыны һәлак булалар. Соңрак шифаханәдә "җиделе"дәге тагын бер пассажир - 47 яшьлек туймазылы ханымның гомере өзелә. Аның ире авыр имгәнүләр белән...
-
65 яшьлек ир-атның гәүдәсе өч ай буе паркта асылынып торган
65 яшьлек ир-атның мәетен шәһәр паркында табалар. Түбән Кама паркында асылынып торучы ир-атның гәүдәсен очраклы рәвештә узып баручылар күрә һәм шунда ук полициягә мөрәҗәгать итәләр. Агачта асылынган ир-ат биредә яшәүче булып чыга. Алдан фаразлаулар буенча ул үз-үзенә кул салган. Әлеге вакыйга буенча тикшерү бара. Әлмәт таңнары
-
Балигъ булмаган балалы әти-әниләргә өстәмә ял бирелә
Балигъ булмаган балалы әти-әниләрнең еллык түләүле ялы озайтылырга мөмкин. Россия Дәүләт думасы депутатлары шул хактагы канун проекты әзерләгән. Шул рәвешле, депутатлар РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертергә чакыра. Проект гамәлгә кертелсә, балигъ булмаган бер баласы булган әти-әниләргә - 3 көн, ике балага - 6, өч һәм аннан күбрәк бала булганда 9...
-
Полиция хезмәткәренә кул күтәрсәң утырталар
Кичә Түбән Кама шәһәре суды вакытлыча тоту изоляторында полиция өлкән сержантына суккан 24 яшьлек егеткә хөкем карары чыгарды. Полиция хезмәткәре һәм тоткарланучы арасындагы низаг агымдагы елның 4 мартында килеп чыга. Суд бинасына озата барганда, тоткарланган егет берничә мәртәбә тәртип кагыйдәләрен боза. Полиция хезмәткәренең кулларны артка кую таләбен үтәми. Кул богауларын...
-
Инвалид дустын кыйнап үтергән
Дуслар бергәләп эчеп утырганда талашып китәләр. 41 яшьлек ир үзеннән 3 яшькә зуррак инвалид дустын кыйный башлый. Сырхауханәдә ул ир җан бирә. Бу вакыйга Алабугада була. Хәзер инвалидны үтергән ирне төрмә көтә. Әлмәт таңнары
-
Хаҗга бару үткән елларга караганда аермалы булачак
2015 елда "ДУМ РТ ХАДЖ" программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов инициативасы белән хаҗилар өчен яңартылган комплектлар бирәчәкләр. Үткән еллардан иң зур аерма - зур багаж сумкалар тәгәрмәчле булачак. Мондый тәгәрмәчле, яшел-сары төстәге сумкалар йөртергә күпкә уңайлы һәм югалмый. Узган ел хаҗга баручылар арасында сораштыру уздырылды. Шул сораштыру нәтиҗәсендә гадәти сумкалар...
-
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Ураза бәйрәме белән котлый
Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика халкын Ураза гаете белән котлады. «Хөрмәтле Татарстан мөселманнары!
-
Саба мәчетендә бәйрәм гаете [фоторепортаж]