Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Полиция хезмәткәренә кул күтәрсәң утырталар

Кичә Түбән Кама шәһәре суды вакытлыча тоту изоляторында полиция өлкән сержантына суккан 24 яшьлек егеткә хөкем карары чыгарды. Полиция хезмәткәре һәм тоткарланучы арасындагы низаг агымдагы елның 4 мартында килеп чыга. Суд бинасына озата барганда, тоткарланган егет берничә мәртәбә тәртип кагыйдәләрен боза. Полиция хезмәткәренең кулларны артка кую таләбен үтәми. Кул богауларын...

Кичә Түбән Кама шәһәре суды вакытлыча тоту изоляторында полиция өлкән сержантына суккан 24 яшьлек егеткә хөкем карары чыгарды.
Полиция хезмәткәре һәм тоткарланучы арасындагы низаг агымдагы елның 4 мартында килеп чыга. Суд бинасына озата барганда, тоткарланган егет берничә мәртәбә тәртип кагыйдәләрен боза. Полиция хезмәткәренең кулларны артка кую таләбен үтәми. Кул богауларын алу белән, полицейскийның эченә ике мәртәбә суга.
Суд гаеләнүчене РФ Җинаять кодексының 318нче маддәсенең 1нче өлешендә ("Хакимият вәкиленә карата көч куллану") каралган җинаятьтә гаепле дип тапты һәм 1,5 елга ирегеннән мәхрүм итте, диелә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X