17 июль 2023 яңалыклары
-
Елыш авылында балалар Сабантуе узды
Балаларның җәйге каникулларына тагын бер күңелле вакыйга өстәлде
-
Хәрби операциядә һәлак булучыларның гаиләләренә түләү 2 миллион сумга кадәр җитәчәк
Махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булучыларның гаилә әгъзаларына Татарстанда бер тапкыр бирелә торган түләү тәртибен үзгәрттеләр. Документтан Донецк һәм Луганск халык республикаларының исемнәре алынды. Республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар шул турыда.
-
Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Гомерләр кайтавазы» дигән яңа проектны башлап җибәрделәр
Әлеге чара төбәк тарихын, аның данлы үткәнен барлау һәм яшьләргә тапшырып калдыру максатыннан, өлкән буын вәкилләре белән очрашып, истәлекләрен яздырып алу, онытылып баручы йолаларны торгызу, туган төбәккә багышланган халык авыз иҗатын туплаудан гыйбарәт.
-
Балтач районында узган XVI Россиякүләм мөселман балалар Сабан туенда райондашларыбыз да катнашты
Биш меңнән артык кешене – бишектәге сабыйлардан алып өлкән яшьтәге абый-апаларны бер мәйданга җыеп китергән Сабан туе беренче чиратта яшь буында татар-мөселман гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куйды. Ул ел саен Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла.
-
Түбән Симет авылында яшәүче Җүәйрә Нургалиева 90 яшьлек юбилеен каршылады
Июль ае Түбән Симет авылында яшәүче Җүәйрә Мөхәммәт кызы Нургалиева өчен дә 90 яшьлек олуг юбилее белән истәлекле. Мөхтәрәм юбилярны социаль яклау идарәсе начальнигы Лилия Гайнетдинова, Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Әхмәдуллин, “Симет” җәмгыяте директоры Шамил Зәйнетдинов тәбрикләп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хаты тапшырылды.
-
42 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Рәфидә Миниханова: «Миңа гомерем буе гел яхшы кешеләр генә очрады»
Районыбызның укытучылар династияләре турында күп язылса да, дүрт буынны берләштергән мөгаллимлек чылбыры бик сирәк очрады. Байлар Сабасында яшәүче 42 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Рәфидә Мансур кызы Миниханова – тамырлары ераклардан килгән укытучылар агачының ныклы бер тармагы.
-
Владивостоктан призер булып кайттылар
Саба шашкачыларын Ерак Көнчыгышта да беләләр