Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балтач районында узган XVI Россиякүләм мөселман балалар Сабан туенда райондашларыбыз да катнашты

Биш меңнән артык кешене – бишектәге сабыйлардан алып өлкән яшьтәге абый-апаларны бер мәйданга җыеп китергән Сабан туе беренче чиратта яшь буында татар-мөселман гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куйды. Ул ел саен Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла.

  Россиякүләм чарага Татарстан районнарыннан тыш, Ульяновск, Оренбург һәм Киров өлкәләреннән, Башкортстан, Марий Эл, Чувашиядән күпләп балалар килде. Бәйрәмгә килүчеләрнең саны 5 меңнән артып китте.

Быелгы бәйрәмне хөрмәтләп, җыелган халыкка сәламләү һәм тәбрикләү сүзләрен җиткерүчеләр арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, ТР Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды директоры Нурия Һашимова, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һ.б. бар иде.

Сабан туе балаларның Коръәннән аятьләр һәм догалар укуы, мөнәҗәтләр, төрле иҗади чыгышлар белән ачылды.

Ачылыштан соң илебезнең төрле төбәкләреннән килгән балалар уеннарда көчләрен сынап, бүләкләр алырга ашыкты. Милли бәйрәм программасына барлыгы 30га якын ярыш кертелгән иде. Көтеп алынган бәйрәм көн дәвамында төрледән-төрле уеннар, ярышлар белән үрелеп барды, җиңүчеләргә тантаналы рәвештә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Әлеге Сабантуйның үзенә генә хас үзенчәлеге – бәйрәмгә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы булды. Бу вакытта барлык уеннар да тукталып торды.

Сабан туе намаздан соң да дәвам итте. Аның төп бизәкләренең берсе татарча көрәш бәйгесе булды. Имамнар арасында беренче урында калучыга төп бүләк – тәкә булса, яшүсмерләр арасында төп җиңүчегә скутер тапшырылды, диелә хәбәрдә.

Сабантуенда райондашларыбыз да катнашты. Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов балтачлыларга Саба районы мөселманнары исеменнән котлау-сәламнәрне җиткерде.

Фото: ДУМ РТ сайтыннан һәм  Айнур Әхмәтовтан алынды.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/baltac-raiony-borbas-avylynda-xvi-rossiyakulam-moselman-balalar-saban-tue-utte-5873784

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев