Бөтендөнья татар конгрессы мәктәп укучылары арасында бәйге игълан итә.
Әниләребезгә булган чиксез рәхмәтебезне, җылы хисләребезне җиткерү өчен бу менә дигән мөмкинлек, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Бәйгегә старт 2026 елның 2 ноябрендә бирелә һәм ул 23 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Конкурс мәктәп укучылары арасында үткәрелә:
* 1 – 4 нче сыйныф укучылары;
* 5 – 8 нче сыйныф укучылары;
* 9 – 11 нче сыйныф укучылары.
Сез дә әниегезгә иң җылы хисләрегезне җиткерегез һәм безнең бәйгедә катнашыгыз, диелә хәбәрдә.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/maktap-ukucylaryn-aniemnen-yly-kocagy-2026-baigesenda-katnasyrga-cakyralar-5931472
Нет комментариев