Котлыйбыз!
Район мәдәният йортының «Турас» вокаль-инструменталь һәм хореография ансамбле традицион мәдәният һәм халык сәнгать иҗатына багышланган XIV Халыкара «ЭТНОМИРИАДА» конкурс-фестивалендә уңышлы чыгыш ясап, III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды!
Әлеге мәртәбәле конкурс-фестиваль Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә юнәлдерелгән иң яхшы олимпиадалар, интеллектуаль һәм иҗади конкурслар һәм чаралар исемлегенә кертелгән. Милли мәдәниятебезне, халкыбызның бай рухи мирасын һәм күркәм гореф-гадәтләрен танытучы «Турас» ансамбленең әлеге уңышы – барыбыз өчен дә зур горурлык!
Нет комментариев