17 август 2018 яңалыклары
-
"Басылмый яткан Коръән тәрҗемәсенә тап булдык"
Казанда татар яшьләренә Коръәннең татарчага яңа тәрҗемәсе тәкъдим ителде. Әлеге китапны гади халыкка аңлашылырлык итеп, бүгенге татар теленә якынайтып чыгарырга булганнар, чөнки күпләр киң таралган Ногмани тәфсиренең теле авыр булуыннан зарлана.
-
ГАЕТ НАМАЗЫНА ЧАКЫРАБЫЗ
Корбан гаетендә- 21 август көнне Сабаның җәмигъ һәм «Мотыйгулла» мәчетләрендә, район мәхәлләләренең барысында да бәйрәм намазлары укылачак. Мәчетләргә 3 сәгать 45 минуттан да соңга калмыйча җыелып бетү сорала. Биредә Коръән һәм бәйрәм вәгазе укылачак, гает намазы укып төгәлләнәчәк.
-
Эшләгән саен эшлисе киләме? (фикер)
Авыл хуҗалыгындагы хәлләрне күзәткән саен, урманда акча алыштыру пункты ачкан куян турындагы мәзәк искә төшә. Куян конторасында 1 сумны 1 сум 20 тиенгә алыштырулары турында ишетеп, җәнлекләр шунда чабышкан. Төлке 1 сумны 1 сум 20 тиенгә алыштырган, башка җәнлекләр дә акчаларын сузган. Һәркайсы 1 сум биргән саен 20 тиен отыш ала икән.
-
Корбан бәйрәме көнне җәмәгать транспорты 3.30 сәгатьтә йөри башлый
Казан мәчетләрендә бәйрәм вәгазе 4.30 сәгатьтә, гает намазы 5.00 сәгатьтә башлана.
-
Россия юлларында видеокамералар ике тапкыр күбрәк булачак
Транспорт министрлыгы юлларда камералар санын арттырырга һәм аларның урнашу рәвешен үзгәртергә ниятли.
-
Урам тренажерларда күнегүләр үтәү буенча зона ярышлары
14 август көнне Аграр көллиятнең спорт мәйданчыгында урам тренажерларында күнегүләр үтәү буенча зона ярышлары узды.
-
Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарскаяның әнисе кабер ташын яңарту үтенечен түрәләр тыңламый. Җавап итеп хат язалар
Татарның мәшһүр композиторы Сара Садыйкованың кызы 93 яшьлек Әлфия Айдарская ел саен диярлек әнисенең җырларыннан һәм истәлекләрдән торган китап чыгара. Үзе исән чагында Сара ханымның кабер ташын яңарту турында уйлый. Әнисе истәлегенә куеласы һәйкәл, җыр фестивале, музейның булачагына ул инде өметен өзгән.
-
Авылга нәрсә җитми?(сораштыру)
Авылны үстерү өчен аерым илкүләм проект кирәк. Россия Хөкүмәте вице-премьеры Алексей Гордеев Президент Владимир Путинга әнә шундый тәкъдим ясаган. Гордеев фикеренчә, авылда зур җитештерү, табигый һәм мәдәни мөмкинлекләр тупланган. Сала Россиянең территориаль бөтенлеген дә саклый икән. Вице-премьер яңа проект ярдәмендә авылдагы эшсезлек, халык саны кимү һәм торак фондының җитешсезлеге кебек проблемаларның хәл ителәсенә өметләнә. Сезнеңчә, авылга иң элек нәрсә җитми?
-
Татарстан укучысы Кытайда халыкара математика олимпиадасында алтын медаль яулады
Олимпиадада Сингапур, Филиппин, Макао, Гонконг, Россия, АКШ, Канада, Бөекбритания һәм Австралия укучылары катнашты.
-
День проснувшихся улиток
Иногда мы, как улитки, закрываемся в своих домиках-коробочках-ракушках, изредка сонно и осторожно показываясь оттуда... А ведь мир вокруг такой живой, цветной и искрящийся! Он стоит того, чтобы проснуться пораньше, выбраться из своего домика и окунуться в его разноцветное и многоголосое буйство!