17 август 2018 яңалыклары
-
Татарстан Гидрометеорология үзәге һава шартлары бозылуы турында кисәтә
Иртәгә төнлә һәм иртән республика буенча урыны белән томан булуы көтелә.
-
Татарстан кырларында игеннәрнең яртысы җыеп алынды
Бүгенгә 758,7 мең гектарда урып-җыю эшләре тәмамланган, бу – барлык мәйданның 53 процентын тәшкил итә.
-
Казанда Ленинның әнисе ягыннан туганнары белән очрашу узачак
Ардашевлар – Ленин турында истәлекләрне саклауда зур роль уйнаган нәсел.
-
“Бу оекны сиңа кадәр алган идем”
Кияү белән кәләшләрнең мәшәкатьләре артмагае. Яшьләрне туй алдыннан никах килешүе төзергә мәҗбүр итмәкчеләр әнә. Россия Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитетына шундый эчтәлектәге тәкъдим килеп ирешкән. Шул рәвешле, булачак ир белән хатынга аерылышырга туры килгән очракта, бергә туплаган байлыкны бүлү эшен җиңеләйтмәкчеләр. Тик бу – каш ясыйм дип, күз чыгару түгелме?
-
Пляж волейболы буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының бүләкләү өлеше
2018 нче елның 16 августында пляж волейболы буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының бүләкләү өлеше үтте.
-
Татарстан электрон больничныйлар бирү буенча алдынгы 5 төбәк рәтенә керә
Бүген республикада больничный кәгазенең һәр өченчесе электрон рәвештә бирелә.
-
Россиялеләрнең 67 проценты визасыз илләрне сайлаган
Бу җәйдә Әрмәнстан, Грузия, Молдова, Мисыр, Корея, Таиланд, Израиль кебек илләр иң популяр юнәлешләр булган.
-
Россиялеләрне үзебездә эшләнгән сим-карталарга күчерергә җыеналар
РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында операторларны яңа сим-карталарга күчерергә җыеналар.
-
Казанда VII Төбәк һәм милли мәгълүмат чаралары форумы бара
Фоторепортаж.
-
Аяксыз калу – дөнья бетү түгел (әңгәмә)
Рөстәм Нәбиев берничә ел эчендә танылган блогерга әйләнде. Аны хәтта үзебезнең Вуйчич дип тә йөртәләр. Хәрби хезмәт үткәндә казарма ишелеп, ике аягын югалткан, ләкин үзен югалтмаган егет бүген интернетта гына түгел, төрле шәһәрләрдә дә очрашулар үткәрә башлаган. “Үз мисалымда кешеләрне рухландыруыма ышангач керештем бу эшкә”, – ди ул.
-
Рөстәм Миңнеханов Россиянең WorldSkills чемпионатында җиңгән Татарстан яшьләрен бүләкләде
Республика җитәкчесе эшче һөнәрләргә ихтыяҗ бик зур, дип белдерде.
-
VII Төбәк һәм милли мәгълүмат чаралары форумы: Татарстан – бөтен Россия өчен лидер
Казанда Россиянең барлык төбәкләреннән килгән матбугат чаралары һәм министрлык вәкилләре милли сәясәт мәсьәләләре хакында фикер алыша.
-
Рөстәм Миңнеханов Россиянең WorldSkills чемпионатында җиңгән Татарстан яшьләрен бүләкләде
Республика җитәкчесе эшче һөнәрләргә ихтыяҗ бик зур, дип белдерде.
-
Туган телләр мәсьәләсенә бөтенләй кагылырга ярамый иде - Минтимер Шәймиев
Дәүләт Киңәшчесе Россия халыкларының туган телләрен саклап калуга карата фикерен белдерде.
-
СЫЙФАТ ЯГЫ АКСАМАСЫНГА
Тәнкыйть – кирәкле шәйдер. Дүшәмбе көнне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршында төзелгән сыйфат комиссиясе белән кырларда йөргәндә Г.Тукайның шул сүзләре искә төште..