“Бу оекны сиңа кадәр алган идем”
Кияү белән кәләшләрнең мәшәкатьләре артмагае. Яшьләрне туй алдыннан никах килешүе төзергә мәҗбүр итмәкчеләр әнә. Россия Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитетына шундый эчтәлектәге тәкъдим килеп ирешкән. Шул рәвешле, булачак ир белән хатынга аерылышырга туры килгән очракта, бергә туплаган байлыкны бүлү эшен җиңеләйтмәкчеләр. Тик бу – каш ясыйм дип, күз чыгару түгелме?
Канун проектын Ленинград өлкәсе депутаты Владимир Петров тәкъдим иткән. Аның фикеренчә, кияү белән кәләшне ЗАГСка фәкать никах килешүе белән генә кертергә кирәк. Иң элек килешүгә имза куйсыннар, ә аннары балдак кисәләр дә була, янәсе. Депутат өйләнешергә теләүчеләргә әлеге документны бушлай рәсмиләштерү хокукын тәэмин итәргә кирәк, дип тә әйткән. Мәсәлән, бу эш белән ЗАГСның райондагы бүлекчәләре шөгыльләнә ала, дигән Владимир Петров. Никах килешүе ир белән хатынны аерылышканда суд юлын таптаудан коткарачак, дип фаразлаганнар.
Өйләнешергә теләүчеләрне кайгыртулары юктан гына түгел. Статистика мәгълүматларына караганда, бүген илдә һәр икенче никах таркала. Былтыр ил күләмендә 1,05 миллион гаилә төзелсә, ел дәвамында 611 мең пар аерылышкан. 2016 елда 986 мең пар язылышса, 608 меңенең бәхете җимерелгән. Бездә дә хәлләр шул тирә. Татарстанда 1 мең никахка 503 аерылышу очрагы туры килә. Былтыр республикада 26 мең 983 пар язылышса, 13 мең 586 гаилә таркалган. Аерылышучыларның күбесе судка мөрәҗәгать итә. Менә шунда бергә туплаган байлыкны, күз карасы кебек тәрбияләп үстергән баланы бүлү проблемалары башлана да инде.
Башкаладагы нотариаль контора нотариусы Дания Сафиуллина әйтүенчә, никах килешүе төзүдән куркырга кирәкми. “Бу ни өчендер безнең менталитетка туры килми дип санала. Әмма ир белән хатын булып яши башлаганчы ук, алдан барысын да уртага салып сөйләшеп куюның бернинди дә начарлыгы юк. Соңгы елларда никах килешүе төзергә теләүчеләр саны арта башлады. Бу гадәти хәлгә әйләнсен өчен, аңлату эшләре җитми”, – ди белгеч.
Казанда никах килешүенең бәясе 5 мең сумнан башлана. Иң мөһиме, ир дә, хатын да моңа риза булырга тиеш. Документны өйләнешкәнче үк төзеп куярга да ярый. Тик ул туй көненнән соң гына үз көченә керәчәк. Никах килешүен нотариуста раслату да мәҗүри. Югыйсә, ул законлы көчкә ия булмый. Документ милек мөнәсәбәтләрен генә җайга сала. Анда өйдә кем савыт-саба юачагын, ә кем кибеткә йөриячәген теркәп булмый. Никах килешүендә ир белән хатын бер-берсенең кеременә, гаилә чыгымнарында ни дәрәҗәдә катнашачакларын; аерылышкан очракта нинди милекнең кемгә калуын билгели. Никах килешүе булган милеккә һәм шулай ук булачак милеккә кагылышлы итеп тә төзелә ала. Ил күләмендә елына уртача 50 мең никах килешүе теркәлә икән.
Гаилә адвокаты Рамил Харисов фикеренчә, яшьләрне никах килешүе төзергә мәҗбүр итү өйләнешергә теләүчеләр санын киметәчәк. Шуңа күрә ашыгып карар кабул иткәнче, барысын да яхшылап уйларга киңәш иткән ул. “Әйе, Европа һәм Америкада никах килешүе төзү гадәти күренеш булып санала. Биредә милеккә хокук мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Бездә исә сөйгәнеңә: “Әйдә, никах килешүе төзибез”, – дигән тәкъдим бер генә төрле: “Мин сиңа ышанмыйм”, – дип ишетеләчәк. Яшьләрне мәҗбүри рәвештә документка имза куярга мәҗбүр итә башласалар, алар, гомумән, ЗАГСка барудан баш тарта башларга да мөмкин”, – ди белгеч.
Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры Флера Илдарханова әйтүенчә, яңалык хуплау тапмаячак. “Гаилә коручылар арасында байлар да, фәкыйрьләр дә бар. Бөтен кешегә рәттән никах килешүе төзетүнең нигә кирәге бар? Әлеге документ кирәк булганнар моның җаен үзләре дә кайгырта ала. Тагын шунысы да бар: бер-берсен табышкан, кавышкан, гомер буе бәхет диңгезендә йөзәргә вәгъдәләр бирешкән парларны ЗАГСта: “Сез аерылышырга да мөмкин”, – дигән кебек каршы алу дөрес түгел, минемчә. Яшь гаиләләргә ярдәм итәргә телиләр икән, никах килешүе түгел, процентсыз “никах кредиты” тәкъдим итсеннәр әнә”, – ди Флера Илдарханова.
Аның сүзләренә караганда, гаилә төзергә әзер булу күпкә мөһимрәк. Хәтерләсәгез, быел Татарстан мәктәпләрендә “Гаилә нигезләре” дәресе пәйда булырга мөмкин, дип тә хәбәр иткәннәр иде. Шул рәвешле укучыларга бәхетле, тулы гаиләләрнең өстенлекле якларын күрсәтмәкчеләр. Флера Илдарханова әйтүенчә, әлеге мәсьәлә ахырына кадәр хәл ителеп бетмәгән әле. “Гаилә тормышына әзерлек ул – үзе бер фән. Аңа өстән кушып кына өйрәтеп булмый”, – ди ул. Бер-берсен күралмыйча, аерылышу чигенә барып җитүчеләрне никах килешүенең туктатып калуы да икеле.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев