Эльвира Вәлиева автор яңалыклары
-
Уртада яхшырак. Баланы “тимер ат”та кая утыртырга?
ЮХИДИ хезмәткәрләре әти-әниләрне автомобильдә бала утыртып йөрү кагыйдәләренә өйрәтергә җыена. Ил күләмендәге проект өч елга исәпләнгән һәм ул барлык төбәкләрне дә колачлаячак дип фаразлана. Бала гомере күпме тора?
-
Аек башта – аек авыл. Ураза аенда аракы сату кимегән, ә сыра – юк
Белгечләр әйтүенчә, бүген Россиядә яшәүче һәр өч кешенең берсе генә хәмер белән дус түгел. Калганнар вакыт-вакыт кына булса да “капкалап” куя. Татарстанда андыйлар Лаеш районында күбрәк, ә менә Кукмара районының Аш-Буҗи авылында берәү дә юк. Хәмердән тыелып буламы? Әлеге сорауга җавапны “ВТ” хәбәрчесе эзләде.
-
Кемдә – нәрсә, туйда – карета! Яшьләр Ураза беткәнне көтә
Алтылы һәм тугызлы. Быел әнә шул саннар кергән даталарда туй үткәрү модада икән. Хәер, яшь парлар җәй башын түземсезлек белән көтә. Ураза бетүгә, туйлар чоры башланачак, ди ЗАГС хезмәткәрләре. Ул арада кияү һәм кәләшләрне шелтәләгәннәр.
-
Идел бит ул... сай бит ул. Сусыз, балыксыз, корабсыз калмабызмы?
Бу көннәрдә республика сулыклары тирәсендәге хәлләр хәтта ялкауларны да гаҗәпләнүдән бот чабарга мәҗбүр итте. Берәүләр экологик һәлакәт китереп чыгаручыларны җинаять җаваплылыгына тартырга кирәк дип чаң суккан арада, икенчеләр гаепне өстән төшерергә ашыкты. Су кайчан ярларына әйләнеп кайтыр?
-
Вакыт та юк, теләк тә. Төнлә ник йокламыйсыз?
Төн. Балалар йоклый. Икәүдән-икәү калгач, әти-әниләр нишли дип уйлыйсыз? Үзебез җавап бирәбез: сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, өлкәннәрнең күбесе, тынычлап, кино карый икән. Белгечләр исә, төнлә генә түгел, көндез дә ир белән хатынның аулак вакыты булырга тиеш, дигән. Хәзер аерылышучылар саны күп булуны да бер-береңә вакыт җитмәү белән аңлатканнар.
-
Эш тә кирәкми, бала да
Утыз ел: күпме, азмы? Ничек саныйсың бит! Имән агачы, мәсәлән, утыз елдан соң чикләвек бирә башлый гына әле. Ә илдәге гаиләләр арасында соңгы өч дистә елда бала тәрбияләүдән тәм табучылар ике тапкыр кимегән. Аның каравы буш вакытын телевизор каршында үткәрергә теләүчеләр арткан. Без ничек үзгәрдек?
-
Бала үз фатиры белән туа?!
2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче һәм аннан соңгы бәбиләре туган гаиләләргә торак сатып алу тагын да җиңеләйде. Бала тәрбияләүче гаиләләргә бирелә торган 6 процентлы (!) ипотеканың шартлары турында “ВТ” хәбәрчесе дә белеште.
-
Акча санаганны яратмый. Айга ничә күпме чыгым тотасыз?
Белгечләр исәпләп чыгарган: бүген илдә очын-очка ялгап яшәү өчен, бер бала тәрбияләүче өч кешелек гаиләнең айлык кереме ким дигәндә 58 мең 500 сум булырга тиеш. Росстат китергән саннар – бер нәрсә, чынбарлык кына үзгә. Сораштырудан күренгәнчә, илдәге гаиләләрнең 80 процентының акчасы җитми. Айлык чыгымнарны “ВТ” хәбәрчесе дә исәпләп карады.
-
Башта – ачкыч, аннары – акча
Узган ел азагына алынган мәгълүматларга караганда, республикада 4 меңнән артык алданган “өлешче” исәпләнә. Үз фатирын ике дистә елга якын көтүчеләр дә бар хәтта. Намуссыз төзелеш оешмаларына якын арада ук чик куймакчылар. Тик таяк ике башлы шул...
-
“Шымчы” хатыннарга көн бетә!
Ирегезгә ышанасызмы? Җавап бирергә ашыкмагыз. Иҗтимагый фикер фонды үткәргән сораштырудан күренгәнчә, илдә яшәүче хатын-кызларның 47 проценты ирләренең кесә телефонын яшерен рәвештә күзәтеп барырга тырыша. Барыннан да бигрәк, смс-хәбәрләрне укыйлар. Тик шикчеллек суд эскәмиясенә китереп җиткермәгәе. Гаиләдә бер-береңнең кесә телефоны, гаджетын рөхсәтсез кулга алган өчен җинаять җаваплылыгы кертмәкчеләр.
-
Балага кул күтәрергә ярыймы?
Баланы таптың да бетте түгел. Аны тәрбияли белергә дә кирәк. Ничек икәнен түрәләр өйрәтмәкче. Россия Дәүләт Думасында балага кул күтәргән өчен җаваплылыкны кырыслатырга тәкъдим иткәннәр.
-
Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев: "Болай булгач, күңелгә бер дә ятмый әле”
Яз кояшына сөенергә дә өлгермәдек, кабат кыш җитте. Көньяк циклон республикага юеш кар һәм буран алып килде. Болай булса, быелгы җәйдән дә әллә ни өмет итәсе түгел, ди синоптиклар.
-
“Җаным, мин йөкле”. Ир-атларны алдарга күп кирәкме?
Авырлы хатын-кызларның кадере арткан. Дөресрәге, аларның... бәвеле кирәк. Интернетта яңа төр хезмәт пәйда булган. Йөкле хатын-кызлардан “ярдәм” сорап язучылар анализга яраклы сыекча өчен уртача 400-500 сум акча түләргә риза. Шул рәвешле балага узмаган “көмәнлеләр” сөйгәннәрен, ирләрен һәм эш бирүчеләрне төп башына утыртмакчы. Ә алучысы булганда, сатучысы табыла...
-
Эше барның – салымы бар. Гөбәдия – ир-атлар ризыгы түгел?
Гөбәдия тәмлерәкме әллә чәкчәкме? Әлеге сорауга җавапны башкалада узган Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек буенча совет утырышында эзләделәр. Үзмәшгульләргә багышланган чара шактый бәхәс уятты.
-
Әти, акча бир!
“Исәнмесез. Миңа – 45 яшь. Улыма – 27. Мин кияүгә иртә чыктым. Бөтен теләгем – әти-әни йортыннан тизрәк чыгып качу иде. Чөнки әтием гомер буе эчте. Тик үз гаиләм дә шундый булып чыкты. Яшь вакытта ирем бик нык эчте, хәзер ул дәрәҗәдә үк түгел, билгеле, әмма еш капкалый. Улым вуз бетереп, армиядә хезмәт итеп кайтты. Яше барса да, гел безнең җилкәдә утыра. Аның даими эше юк. Бер җирдә дә ике-өч айдан артык эшләми. Йә тегесе ошамый, йә монысы дигәндәй, сәбәп табып кына тора. Яхшы эш эзләп Мәскәүгә чыгып киткән иде, кайтырга акча җибәр әле, дип шалтыратты. Нишләтим, хезмәт хакымның яртысын салдым. Үзе сораганда акча бирмәсәң, кредит ала. Бурычлары баштан ашты инде. Әле ярый без яшәгән фатирда улымның өлеше юк. Күптән түбәсез калган булыр идек. Акчам да, дөреслекне аңлатырга хәлем дә калмады. Үземне улым алдында гаепле хис итәм”. (Гөлфәния САТТАРОВА)